Яңалык! “Ата капиталы” да булачак
Россия гаиләләрен яңа закон белән сөендерергә мөмкиннәр: күп балалы әтиләргә дә субсидия бирелү турында Иҗтимагый палата комиссиясе доклад әзерли.
Күп балалы әтиләр өчен әлеге субсидия “ана капиталы”на охшаш булачак. Биреләчәк сумма да тәңгәл булыр, дип көтелә. “Известия” басмасы хәбәр иткәнчә, бу субсидияне өченче бала тугач бирелү карала. Төп шартлар – бөтен балаларның да бер гаиләдә тәрбияләнүе һәм әти-әнинең рәсми рәвештә өйләнгән булуы. Тагын шунсы бар – “ата капиталы” әниләр алган түләүләрне юкка чыгармый, киресенчә, аңа өстәмә буларак барачак.
Әгәр дә бу планнар чынга аша калса да, субсидия барлык регионнарда бирелмәячәк. Ул иң беренчеләрдән булып Ерак Көнчыгыш, Калининград өлкәсе, Кырым һәм Севастополь әтиләренә эләгәячәк. Бу регионнар әлеге субсидияне түләү өчен пилот өлкәләр булып сайланган.
Ана капиталының күләме 2015 елдан бирле үзгәрми – 453 026 сумны тәшкил итә. Бу акчалар Россия гаиләләренә икенче һәм аннан соң туган балалар, уллыкка яки кызлыкка алынган балалар өчен бер тапкыр түләнелә. Ана капиталы тере акчалата бирелмәсә дә, әлеге сумманы тормыш шартларын яхшыртуга (ипотеканы да исәпкә алып), белем алу өчен түләүгә, әнинең киләчәктә пенсиясенең тупланган өлешенә өстәмә итеп кулланырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев