Ялкынлы пионер еллары кайтавазы
Пионерга алган көн бүгенгедәй күз алдымда. Әлеге тантаналы, искиткеч шатлыклы көн тормыш сукмагымны яктыртучы маяк булды.
Чәчләремә чал керсә дә, сиксән яшемне тутырсам да, әле мин төз, алга карап бара алам, димәк, мин яшь, әле мин яшь, күзләремдә шатлыктан яшь!
1950 елның 19 маенда мине пионерга алдылар. Әлеге тантаналы чара Казан шәһәренең 80нче номерлы татар кызлар мәктәбендә булды. Барыбыз да линейкага тезелешеп бастык. Быргы, барабан тавышы олы юлга чакыргандай яңгырап безнең күңелләрдә ышанычлы хисләр, якты өметләр уятты, барыбыз да үзебезне үсеп киткәндәй хис иттек. Югары сыйныф укучылары күкрәкләребездәге йолдызчыкларны алып, ялкындай кып-кызыл галстуклар бәйләде. Аннан соң мәктәп ишегалдына ботаника укытучысы җитәкчелегендә яшь агачлар утырттык, аларның төпләрен йомшартып, сулар сибеп үстердек. Шәһәр урамнарын яшелләндерүдә дә сыйныфташларыбыз белән бик тә теләп катнаша идек. Мәктәбебездә тегү, чигү, бию түгәрәге эшли иде, татар драма театрыннан артист Маһинур апа Шәрипова безне “Нәфис сүз остасы” түгәрәгендә интонация, дөрес дикция белән шигырьләр сөйләргә өйрәтеп, сәхнәдә чыгышлар ясарга юл ачты. Ял көннәрендә исә Пионерлар сараена йөрдем. Кечкенәдән биеп-җырлап, нәфис сүз сөйләп үстем, үзем дә шигырьләр яздым, алар газета битләрендә дә басылып чыкты, дөрес дикцияле һәм интонацияле матур тавышлы булганга Казан шәһәренең радиокомитетына да чакырдылар. Атаклы диктор Камал апа Саттарова минем остазым булды. Озак еллар аның белән мәктәп балалары өчен тапшырулар алып бардык. Җәмәгать эшләрендә актив катнашсам да, мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамладым. Мәскәү шәһәренә экскурсиягә юллама белән дә бүләкләдем.
...Без – сугыш чоры балалары, әтисез үскән балалар биткә ябык, кыска буйлы, сугышта булмасак та, туган илгә килгән авырлыкларны тоеп яшәдек. Мин унынчы сыйныфны укып бетергәнче әтиемнең кайтуын өметләнеп көттем. Аның окопларда язган өчпочмаклы солдат хатларын кадерләп сакладым. Әниемнең таңнан китеп, төнлә генә арып-талып эштән хәлсезләнеп арып кайткан вакытлары әле дә күз алдымда. Ятимлек, тол калган хатыннар, балаларын сугышта югалткан картларның сабырлыклары миндә ниндидер сихри көч уятты, бу авырлыкларга каршы изге эшләр һәм бишле билгеләренә генә укырга, эшкә урнашырга, әниемә дарулар өчен акча эшләп, уку белән эшне бергә бәйләп алып барырга сүз бирдем.
Без яшәгән йортның икенче катында әзрәк хәлле Кыям хәзрәт белән Тофак абыстай яшиләр иде. Аларга колонкадан су ташып, идән юып, әниемә булыша башладым, аннан үзем өчен бернинди дә кием сорамадым, аякта галош, өстемдә телогрейка, күлмәк итәгенә озынайту өчен әнием иске күлмәкнең итәген ялгап тегеп бирә иде. Миңа ярдәм итү йөзеннән, мәктәпнең химия бүлмәсенә лаборант итеп, дәрестән тыш, 1-2 сәгатьлек эшкә алдылар. Мин алтыннан да кадерле вакытның һәр сәгатен, һәр минутын саклап, әз йокларга, тырышып укырга, әниемә ярдәм итәргә, эшләргә өлгерергә тырыштым. Чөнки мин пионер. Ә пионер һәркемгә үрнәк, һәр эштә беренче, ярдәмче. Пионер – рәхимле, шәфкатьле, изге гамәл кылучы.
Нәзимә Йосыпова,
Куныр авылы мәчете
мөгаллимәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев