«Закон һәрвакыт ана ягында икәнен белсәк тә, монысы андый очрак түгел иде...»
Әле дә хәтердә: кыш ул елны карлы-буранлы килде.
Әле дә хәтердә: кыш ул елны карлы-буранлы килде. Буран чыгарга торган шундый көннәрнең берсендә үзәктән биш-алты чакрымда гына урнашкан зур бер авылга килеп җиттем дә, эзләгән йортны табып алып, капка келәсенә үрелдем.
Мине чылбыр буйлап арлы-бирле йөренеп, дөнья куптарып өргән бозау кадәрле эт каршы алды. Бераздан йорт хуҗасы үзе дә күренде. «Кирәкмәс иде инде, — диде ул, нигә килүемне аңлап алгач, — болай да чыкмаган җаны гына бар, үкенә бала».
Ике катлы зур йорт, берсеннән-берсе шәп җиһаз, табын тулы ризык... Карап торырга әйбәт кенә кешеләр үзләре. Нигә сыймады икән болын кадәрле өйгә бер бала?! Хуҗабикә: «Үзе белән сөйләшегез», — диде дә кухня ягына чыгып китте. Кая карама гөлләр булган бүлмәдәге зур диванда бөгәрләнеп яткан ябык гәүдәле яшь хатын, мине күрүгә, торып утырырга ашыкмады. Ята бирде. Сөйләшергә, ачылып китәргә дә җыенмады. «Шулай килеп чыкты инде», — диде дә борылып ук ятты.
— Үкенәсең, беләм, бәлки, ярдәм итеп булыр, — дидем. Шулай диюгә, ул үзгәреп китте. Өмет тулы яшьле күзләрен миңа текәде. «Шулай дисәгез генә, ә болай үткәнне актарудан мәгънә юк», — диде. Ул миңа табуга ук баладан баш тартуы, аны бала табу йортында калдырып китүе, ә ел дигәндә, кире уйлап, алырга баруы хакында сөйләп ала. Ә үзенең күзләрендә мөлдерәмә яшь. «Бардым, ялвардым, ә алар, соң инде, балагызны уллыкка алдылар, дип, минем белән сөйләшергә дә теләмәделәр. Сиңа ышаныч юк. Баласын бер ташлаган кеше икенче мәртәбә дә шуны эшләргә мөмкин, диделәр. Мин ялгыштым, бу — минем гомеремә җитәрлек зур хатам. Юк, хата гына түгел, зур гөнаһым...»
Саубуллашып чыгып киткәндә, алар миңа: «Булышсагыз икән», — дип калдылар. Кызганыч, бик теләсәм дә, бу четерекле мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә алмадым. Закон һәрвакыт ана ягында икәнен белсәк тә, монысы андый очрак түгел иде шул. Ташлап киткәч, кире кайтарулары...
Моңа инде күп еллар узды. Газиз әнисен бер мәртәбә дә күрмәгән бала да үсеп җиткәндер. Бәлкем, ул бик бәхетледер, ә бәлки — бәхетсездер. Кем гаиләсенә, кем тәрбиясенә килеп эләгә бит бала... Бәлкем, яшь ханым да, кияүгә чыгып, бер-бер артлы балалар тапкандыр. Ул аларны бик яратадыр, олысына бирә алмаган назны аларга бүлеп бирәдер. Янындагыларын кочкан-үпкән саен читтәгесе исенә төшәдер.
Ничектер шулай килеп чыкты инде: кая гына барсам да, кемнәр белән генә очрашсам да, шушы темага әйләнеп кайтырга, ятимлек фаҗигасе белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Әйе, миңа балалар йортларында, яшүсмерләр колонияләрендә булырга, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссияләре, полиция хезмәткәрләре белән еш аралашырга туры килде. Бала ул әйбер дә, курчак та, уенчык та түгел. Кирәксә, калдырасың, кирәкмәсә, ташлыйсың түгел. Соңыннан үкенерлек хәлгә төшкәнче, ни эшләгәнеңне, ни кылганыңны кат-кат үлчәргә, балалар йортларына эләккән сабыйларның язмышы турында уйланырга кирәк. Ә аларны ул йортларда, ничек кенә димик, мөстәкыйль тормышка әзерли алмыйлар. Ул йортлардан чыккач, унҗиде-унсигез яшьлек кыз-малайлар кая китә, кемнәр йогынтысына эләгә?!
Унҗиде яше тулгач, балалар йортыннан икесе дә вафат әти-әнисе фатирына кайтып утырган «" үзе дә бала гына әле. Тик инде бу яшендә үк ялгызлыкның адәм баласы өчен ни дәрәҗәдә фаҗига булуын аңларга өлгергән, ачысын-төчесен күргән бу кыз тормышны башкача белми дә. Ул әнә үзе инде әни булган. Соңыннан белдем: беренче карашка чиста гына, тыныч кына күренгән ике бүлмәле фатир кичләрен притонга әйләнә икән. Кызның үз янына сыра-хәмер ярата, җинаять юлында йөри торган яшүсмерләр җыеп ятуын күршеләре дә, полиция хезмәткәрләре дә белә булып чыкты. Ә яшь әни үзе төнге күбәләк тә икән әле. Андыйларга ярамый дип әйтеп кара син! «Мин закон бозмыйм», — дип кенә җибәрәләр.
Болай дигәннән, фахишәлек кылып йөргәндә юлда машина таптап киткән хатын, өйдә берүзе утырып калган сабые искә төшә. Нәни өч төн, өч көн елый, берәү дә ишетми (ә бәлкем, ишетергә теләмәгәннәрдер, өч көн елавын каян белгәннәр алайса). Нәтиҗәдә бала үлә. Менә сиңа күршеләр... Гамьсезлек кеше үтерә, дигәнебез шушыдыр.
Мәгълүматларга караганда, мөстәкыйль тормышка аяк баскан ятимнәр, рәхимсез чынбарлык белән йөзгә-йөз очрашканнан соң, кайсы үз-үзенә кул сала, кайсы җинаять юлына баса. Бик азының гына тормышлары уң килә. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәрнең вакытлыча сыенып тору почмагын ятимнәрне мөстәкыйль тормышка өйрәтү мәктәбе иткәндә генә ул бәхетсезләр язмышында аз гына булса да алга китеш, уңай үзгәрешләр булыр. Моның көн кадагындагы мәсьәлә булуын тормыш үзе күрсәтте инде.
Автор Мәдинә Авзалова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев