Район кулланучылар җәмгыятенең бер өлеше булган "Икмәк" комбинаты бүген дә халыкка хезмәт күрсәтүен дәвам итә.
Моннан дистә еллар элек районда бердән-бер пекарня булып, 3 мең тоннадан артык икмәк җитештереп, район халкын тәэмин итеп килгән иде ул. Ләкин еллар үтү белән әлеге оешманы "кырау суктымы", әллә елдан-ел артып торучы конкурентлар борынына чиерттеме?! Хәер, торгынлык еллары, илдәге кризис, җитештерүчәнлекнең кимүе, кеше факторлары да тәэсир итми калмагандыр, мөгаен. Соңгы елларда авыр чорны кичерә бу оешма. Иң төп җитештергән продукциясе икмәк һәм икмәк әйберләре булганлыктан, оешмага төп табыш та шуннан керә. Тик район җирлегендәге азык-төлек кибетләрендә Казан, Чаллы, Малмыж, Арча, Шәмәрдән, Кукмара ипиләре белән беррәттән райондагы шәхси эшмәкәрләрнең пекарняларында җитештерелгән ипиләр дә сатуга чыга. Бер карасаң, сатып алучыга сайлап алырга мөмкинлек зур, конкуренция көчле. Шуңа да Балтачта ипи - "кара ипи" яки "күмәч" дигән төшенчәләр белән түгел, "кайдан" һәм "кемнеке" булуына карап аерыла. Шулай булгач, район "Икмәк" комбинатының хәлен аңларга, таркалу чорына китергән сәбәпләрне күзалларга да була...
Май аенда комбинатка яңа җитәкче билгеләнде. Озак еллар район янгын сүндерү бүлегендә эшләгән, район җирлеген яхшы белгән хезмәткәр Рәдиф Рифат улы Әхәтов якты өметләр, планнар һәм коллектив белән теләктәшлек табып, эшкә кереште. Аның белән күрешеп, "Икмәк" комбинатының эшчәнлеге турында сөйләшеп алдык.
- Бу вазыйфага билгеләнгәнгә берничә ай гына үтте әле, ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, тик шулай да җитештерүчәнлектә үзгәрешләр кертергә, табыш алырга, җыелып килгән зур күләмдәге әҗәтләрдән һәм салымнардан арынырга тырышабыз. Алга куйган максатларга ирешкәндә бу катлаулы мәсьәләрне хәл итәргә мөмкин булыр иде. Биредәге хезмәткәрләр хезмәт вазыйфаларына намус белән караганда, тиешле заказларны вакытында үтәп барганда югалтуларга урын калмаска тиеш.
- Рәдиф Рифатович, комбинатның бүгенге торышы белән таныштырып үтегез әле?
- "Икмәк" кулланучылар җәмгыятендә барлыгы 41 кеше эшли. 6 икмәк ташый торган машина бар, шуның берсе автолавка - авылларга сату белән чыгу өчен файдаланыла. Хезмәт хакына килгәндә, уртача 10-12 мең сум түләнә, Казанга товарга йөрүче шоферларыбыз 15-20шәр мең сум хезмәт хакы ала. Ә җитештерү өлкәсенә килгәндә, икмәк пешерү, казылык, балык эшкәртү, эчемлекләр цехлары бар. Шулай ук ярымфабрикатлар, токмач, кондитер эшләнмәләр дә җитештерелә. Һәркайсында эш бара, авыр еллар булуына да кармастан, берсенә дә йозак эленмәде. Күреп торасыз, биналар иске, төзелешләр һәм төзекләндерү эшләре алып барылмаган, алар ремонтка мохтаҗ, стеналары ишелә башлаган урыннар күп. Эшли башлаган дәвердә коймаларны яңарттык, тимер челтәр койма тотылды. Яшерен-батырын түгел, урлауны, караклыкны киметү максатыннан да башкарылды. Инде хәзер электр һәм су үткәргеч системаны төзекләндерү эше башланды. Шунысы мөһим: булганны саклап калып, киләчәктә тагын да җитештерүчәнлекне яхшыртырга тырышабыз.
- "Балтач ипие" дигән данны кире кайтару өчен нәрсәләр эшләнә?
- Конкурентлар тырышса да, Балтач пекарнясының эшләп торган мәле. Көн саен 1 тоннадан артык ипи һәм башка төр камыр ризыклары пешерелә. Ә җитештерү күләмен 3 һәм аннан да күбрәк тоннага кадәр җиткерү мөмкинлеге бар. Озак еллардан бирле безгә хыянәт итми, бары тик безнең ипине генә сатып алучы райондашларыбыз бар. Рәхмәт аларга! Соңгы елда икмәк һәм икмәк әйберләренең төрләрен арттырып, сыйфатлырак итү өстендә эшлибез. Быел бистә үзәгендә безнең "Кайнар икмәк" сату ноктасы эшли башлады. Монда яӊа пешкән икмәк, башка ризыклар, хәләл иттән бөккән пилмәннәр, лимонад һәм башка төрле сулар тәкъдим ителә. Һәркем өчен 8нче яртыдан 6нчы яртыга кадәр эш вакытында теләгән товарын сатып алырга мөмкинлек булдырылган. Толым кебек үрелгән мәк сибелгән, тәмле батон пешерә башлавыбызны райондашларыбыз, бәлки, белми дә торгандыр әле. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә безгә ипи пешерүчеләр кирәк. Элемтәгә чыксыннар иде (Тел. 2-54-12).
- Кичке сәгатьләрдә район үзәгендәге кибетләрдә бер буханка ипи табу зур проблема, ипи киштәләре буш була. Ә Балтачныкын төштә үк бетте инде, диючеләр дә булгалый. Моңа ни диярсез?
- Без ипине кибетләрдән килгән заявка буенча өләшәбез. Күпме сорасалар, шуның кадәр озатыла. Димәк, монда гаеп кибет хуҗаларында. Безнең күбрәк ипи пешерү мөмкинлеге бар, сорау булу белән җитештерү күләмен арттырачакбыз. Ә үзәктән 30 яки 40 чакрым ераклыктагы авыл кибетләренә, мәктәп-бакчаларга санаулы берничә ипи илтеп кайту безнең өчен табышына караганда, чыгымы зуррак.
- Табыш кайсы продукция җитештерүдә күбрәк чагыла соң?
- Мәсәлән, үзебездә җитештерелгән сохарины бик яратып алалар. Үткән елның 6 ае белән чагыштырганда, 146%ка арттырып үтәп, 2 тонна 20 килограмм сохари сатылган. Шулай ук ярымфабрикатлар җитештерү дә уңай күрсәткечләре белән сөендерә: үзебезнең район хуҗалыкларыннан сатып алынган үгез, тана итеннән (искәрмә: дуңгыз итен кулланмыйбыз) котлет, фарш, пилмән, голубцы, мантый, купаты, казылык, сордельки, сосиски һәм берничә төрле колбаса ясала. Бу цехта эшләүче Сәрия Латыйпова, Дамира Асадуллина, Марина Гыйләҗетдинова халыктан кергән заказларны да кабул итәләр. Мәҗлесләр, туйлар өчен каз-үрдәк, тавыклар да ыслап бирәләр. Кызыксынучылар өчен: каз ыслату - 250, ә үрдәк-бройлер - 200, кибет чебие - 100 сумнан. Балык эшкәртү цехы да куелган планны, былтыргы белән чагыштырганда, 169%ка арттырып үти алды. Җәйге чорда газлы эчемлекләр һәм квас сату яхшы гына оештырыла. 6 төрле эчемлек бар. лимонад белән квасны аеруча да күп сорыйлар. Шушы көннәрдә тагын ике төрле эчемлек җитештерә башлыйбыз. Җитештерелгән продукция район кибетләренә, күрше районнарга һәм башкалага үзәк сәүдә базаларына озатыла.
- Ә кондитер эшләнмәләр белән сату ничегрәк?
- Төрле төстәге "Киевская памадка", мармеладлар, печенье җитештерү дә үз көчендә дәвам итә. Бездә җитештерелгән продукцияләрне сәүдә нокталарыннан сорарга мөмкин.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә!
Сүзне йомгаклап шуны әйтәсе килә, читтән керә торган икмәк күләме кимесә, үзебезнеке үзәктә булыр иде дә бит. Тагын шунысы да бар, районның "Хезмәт" газетасыда моннан берәр ел элек Хәлил абый Нәкыйповның "Кайсы ипи тәмле? Балтачныкымы, читнекеме?" дигән мәкаләсе басылган иде. Ә анда мондый юллар бар: "район пекарнясында пешерелгән икмәкнең аз сатылуы беренче чиратта азык-төлек кибетләрендәге сатучыларның каршылыгы дип нәтиҗә ясарга да нигез бар. Югыйсә, аларның барысы да диярлек кайчандыр шушы райпо системасында эшләгән, эшкә шушында өйрәнгән кешеләр, аның ныгып, күтәрелеп китүенә булышлык күрсәтергә тиешләр кебек... Кибет шүрлекләренә берәр атна торып та күгәрми торган Чаллы, Казан, Малмыж ипиләрен күпләп куябыз. Ә озак саклансын өчен ипине пешергәндә нинди матдәләр кушылганын уйламыйбыз. Экологик чиста ипине күгәртмичә өч-дүрт көннән артык саклап булмый. Ә Балтач пекарнясында ипи башын мәҗбүри кабартмыйча, биологик өстәмәләр кушмыйча экологик чиста ипи пешерәләр. Менә шулай, җәмәгать, читтән китерелгән ипигә өстенлек бирәбезме, әллә районыбыз патриотлары булып, үзебезнең Балтач икмәк пешерүчеләрнекенәме? Һәркемнең үз ихтыяры".
Нет комментариев