Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур югалту

Узган җомга көнне район җәмәгатьчелеге тирән кайгы кичерде – районыбызның танылган журналисты, «Хезмәт» («Азьлане») газетасының элеккеге мөхәррире Нурулла Галиев кинәт вафат булды.

Нурулла Мөбарәк улы Галиев 1950 елның 6 августында Карадуган авылында дөньяга килә. 1965 елда Балтач урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлый, аннан кичке мәктәптә укып, урта белем ала. 1969-1971 елларда армия сафларында хезмәт итә.

1972 елдан башлап, 23 ел дәвамында район радиотапшырулары редакторы булды. Читтән торып Казан дәүләт университетын тәмамлады. 1995-2013 елларда «Хезмәт» («Азьлане») газетасының баш мөхәррире булды. Матбугат өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен 1999 елда Нурулла Галиевка Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактау-лы исем бирелде.

Нурулла Галиев район журналистикасында тирән эз калдырган шәхес. Радиода һәм газетада эшләү аңа район халкының ихлас хөрмәтен китерде. Ул әзерләгән җанлы тапшырулар, язган җылы язмалар хезмәт кешесенең күңелләренә хуш килеп, аларны яңадан-яңа зур уңышларга этәрде, мәгълүмат чараларын мәдәни тормышыбызның якты чаткысына әве-релдерде. Нурулла Галиев алып барган район Сабантуйлары, спорт ярышлары үзенчәлекле, мавыктыргыч, уен-көлкеле, онытылмаслык булуы белән күңелләргә кереп калды.

Журналистикага яшь буынны тартуда да Нурулла Галиев актив эшләде, аның фатихасын алган яшь буын бүгенге көндә танылган журналистларга әверелеп, Татарстаныбызга хезмәт итә.

Хушыгыз, Нурулла әфәнде, караңгы гүрләрегез якты, урыныгыз оҗмах түрендә булсын! Сезнең исем безнең күңелләрдә озак сакланыр, район тормышын күтәренке рухлы итүдә куйган хезмәтләрегез мәңге онытылмас!

Мәрхүмнең якыннарының, кызы Регинаның, оныгы Сафиянең тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлыклар телибез.

Балтач район Советы, район башкарма комитеты, район ветераннар советы, «Хезмәт» («Азьлане») газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурулла Галиев