Гаязовлар быел да традицияне дәвам итәчәк. Нинди традиция? (фото)
Төп йортта 89 яшьлек Мөнирә апа улы Шәүкәт белән килене Гөлсинә тәрбиясендә яши.
Гаязовлар быел өченче тапкыр гаилә Сабан туен уздырырга җыена. Төп йортка барлыгы 74 кеше җыелачак. Шуларның 21е – онык һәм 25е – оныкчык. Әлеге нәсел 405 ел инде умартачылык белән шөгыльләнә. Аларда җырлый-бии белмәгән бер генә кеше дә юк. Гаиләнең үз әләме, гербы бар. Балтач районының Чапшар авылында яшәүче, быел «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә гран-при откан Гаязовлар белән тел, гореф-гадәтләр, туганлык җепләрен саклау турында сөйләштек.
Мөнирә апа белән Гарәфетдин абый 8 бала: 4 кыз, 4 ул үстергән. Икесе мәрхүм инде. Гаилә башлыгы, данлыклы тальянчы Гарәфи абый (Төркиядә узган фестивальдә катнашкан) 15 ел элек бакыйлыкка күчкән. Шуңа карамастан, нәсел – бербөтен.
Төп йортта 89 яшьлек Мөнирә апа улы Шәүкәт белән килене Гөлсинә тәрбиясендә яши. Гөлсинә апаның үги әнисе – 87 яшьлек Фоадия апаны да сыендырганнар. Өч кыз үстергән алар. Ике оныклары бар. Кияүләре Фидаил хәрби операциядә катнаша. Шәүкәт абый белән һәм Гөлсинә апа 33 ел бергә инде. Гөлсинә апа – социаль хезмәткәр, оста тегүче. Шәүкәт абый югары белемле психолог, инженер, механик. Хәзерге вакытта Чепья авылындагы автомәктәптә укыта. Олы кызлары Гөлчәчәккә – 31, Гөлгенәгә – 29, Гөлшатка – 22 яшь.
Гаилә ул –…
Мөнирә апа, 89 яшь (әби)): Гаилә ул – тормышта иң кыйммәтле нәрсә. Гореф-гадәтләрне саклау безне үткәннәр белән бәйли. Яшәргә көч бирә, бүгенге тормышта сынатмаска ярдәм итә. Сабырлыкны югалтмаска кирәк. Без – гап-гади авыл кешеләре. Балаларны итәккә утыртып, башларыннан сөеп утырырга вакыт булмады. 56 көннән баланы бишеккә салып, эшкә китә идек. Алар әрсезлектә үсте, әмма тәртипсез булмады.
Гөлсинә һәм Шәүкәт Гаязовлар (ул һәм килен): Гөлсинә апа: – Дус-тату яшәү, тигезлек. Ирең янәшәңдә булу. Балаларның йөзгә кызыллык китермәве.
Шәүкәт абый: – Туганлык, бердәмлек. Шатлыкны да, кайгыны да бергәләп бүлешү. Олыны – олы, кечене кече итү. Бары яхшылыкны гына күрү. Ир-атның гаиләдә лидер булуы.
Гөлчәчәк (олы кызлары): – Ике кешенең бер-берсен аңлап, юл куеп яшәве. Хатын-кызның сабырлыгы, ир-атның беренче булып сүз башлавы. Ирем белән Илзат һәм Фирүзәне үстерәбез. Ул әлегә хәрби операциядә.
Илзат, 7 яшь (онык): – Өйдә рәхәт!
Фирүзә, 5 яшь, (онык): – Минем әти батыр ул!
Үзенчәлек
Гаязовлар ике ел рәттән инде Сабан туе, гаилә җыеннары уздырган. Беренчесендә 55 кеше катнашса, узган ел 95кә җиткәннәр. Быел да традицияне дәвам иттерәчәкләр. Очрашу июль башына билгеләнгән. Зур чатыр корып, үз әләмнәрен элеп, гербларын куячаклар. Барысына да үз эмблемалары төшкән баш киемнәре ясатканнар. Ярышларда катнашучыларга истәлекле бүләкләр әзерлиләр. 200 мең сум гран-при акчасының бер өлеше шунда китәчәк.
Башта иртүк төрле авылда әби-бабалары, туганнары җирләнгән каберлекләргә барып, зиярәт кылмакчылар. Аннан һәркем үз эшенә керешә. Бер гаилә чәй кайнатса, икенчесе – уха, өченчесе пылау пешерә. Дүртенчесе ярышның программасын кайгырта. Ике тәкә әзерләгәннәр. Корбан чалып, догалы аштан авыз итәчәкләр. Җыр да, бию дә, аш та булачак, кыскасы. Чабата биюе – гаиләнең электән килгән традициясе. Гаязовларда аякта кем басып тора, барысы да бии. Бу чара туганлык җепләрен якынайтырга булыша. Сүз уңаеннан, мәрхүм Гарәфи абый 4 яшьтән тальянда уйнарга өйрәнгән, шул чакта чабата көе чыгарган. Менә шуннан бирле әлеге нәсел бу биюне үз итә.
Тел
Өйдә бары татарча гына! Бакчада, мәктәптә сөйләшсәгез дә ярый. Оныкларын әнә шулай дип өйрәтәләр. Шәүкәт абый бөтенләй рус сүзләрен кыстырырга кушмый. «Пока» дип әйтсәләр, исән-сау булыгыз, тагын килегез, дип төзәтә.
Авылда да балаларның русча сөйләшүенә заманында башлангыч сыйныфларны укыткан Мөнирә апаның фикере болайрак:
– Мультфильмнар караудан инде ул. Андагы сүзләрне кабатлап йөриләр. Мин оныкларымны: «Русча бөтенләй белмим, миңа әйтәсе сүзләрегезне туган телдә әйтегез, балакайлар», – дим. Хәйләсе дә кирәк бераз. «Конечно» дип куйсалар, «әйе шул» дим. Саф татарчага ничек борып бетерәсе булыр.
Рух
Шәүкәт абый Гаязовлар нәселе шәҗәрәсен төзегән. Ул 13 буынны берләштерә. Гаилә тарихы Чапшар авылына бәйле. Үзенекен генә түгел, авылдашларының да нәсел агачларын яттан белә икән.
Гарәпчәгә өйрәнеп, 1655 елга кадәр һәрбер туу таныклыгын, никах кәгазен архивтан табып, татарчага тәрҗемә иткән. Мәгълүмат җыяр өчен 20 елдан артык вакыты киткән. Төп кәсепләре – авыл хуҗалыгы. Кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Гаязовлар авылны күтәрүгә зур өлеш кертә. Араларында Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, ярышта җиңү яулаган комбайнчылар да бар.
Тәрбия
Кызлар итәкле, озын чәчле булырга тиеш. Гаиләдә менә шундый таләп бар. Һәм бу сүздә генә калмый.
Хезмәт – иң яхшы укытучы. Гаязовлар авыр эштән курыкмыйча, барысын да бергә бүлешеп яшәргә өйрәтә. Эш бетсә, ялкаулыкка чыгачаклар чөнки. Менә шуңа юл куярга ярамый. Бәрәңге утыртканда да – бергә. Биш көрәк, алты чиләк. Ике онык исә бабалары артыннан бәрәңге сала. Шулай итеп, бер зур бакчаны 2 сәгатьтә утыртып бетерәләр. Көтүгә дә бергәләп чыгалар.
Балта осталары, игенче, механизатор, бакчачы, төзүчеләр – барысы да үзләрендә. Гаиләнең – үз чәчтарашы, кызлары Гөлгенә бар туганнарының чәчен кисә. Бу кайчак көннәр буена сузылырга да мөмкин. Һәркем шулай үз белгәне белән башкаларга файда китерә.
Хәрби ярдәм
Шәүкәт Гаязов «Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы һәм чик сакчылары» республика ветераннар оешмасының төбәк җитәкчесе дә әле. Һәлак булган солдатларны җирләү, халыкны мобиль музейлар белән таныштыру дисеңме, патриотик тәрбиягә бәйле барлык чараларда катнаша. Волонтерлар төркеме оештырып, хәрби операциядәгеләргә ярдәм итә. Барлыгы унлап рейс кирәк-яраклар, техника җибәргәннәр. Украинага ике тапкыр ярдәм илткән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144332/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев