Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Гаилә тарихында әниләр энҗе бөртеге ул (фото)

Гаилә тарихы конкурсының район сәхнәсендә узган атнада 5 гаилә чыгыш ясады. Бәйгедә Урта Көшкәт авылыннан Апаковлар – 1 урын, Смә-елдән Әхмәдиевлар – 2 урын, Чепьядан Плотниковлар гаиләсе 3 урын яулады.

Гасырлар буенча килгән гаилә традицияләрен саклау, үстерү, буыннар арасында элемтәләрнең   бәйләнешен ныгыту, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан, төбәк һәм үз гаиләсенең тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән, инде үзенең  тарихы булган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исеме астында нәсел шәҗәрәсе республика конкурсы райондашларыбызга яхшы таныш.

Бу конкурста, районыбызда бердәмлекнең, дус-татулыкның нигезе нык булуын, дистәдән артык милләт вәкилләренең үзара килешеп яшәүләрен чагыдырып, һәр елны гаиләләребез бик теләп катнаша.

Туган төбәгебездә гомер кичерүче гаиләләрнең һәрберсенең үзләренә генә хас традицияләре, буыннан-буынга килгән иҗади сәләтләре бар, алар үз җирлекләрендә, хезмәт урыннарында ихтирамлы кешеләр, матур итеп яши дә, күркәм итеп тормыш та алып баралар. 2021 елда, бу бәйгедә буыннарны ачыклап, шәҗәрәләр төзүдә егерме еллык хезмәте нәтиҗәсе буларак Гөлсем һәм Мулланур Миннебаевлар гаиләсе илбашы Рөстәм Миңнеханов кулыннан иң югары бүләк алдылар. Ә инде 2024 елда Чапшар авылыннан Гаязовлар гаиләсе,  республика сәхнәсендә 50 кеше җырлап-биеп үз яшәешләрен тәкъдим итеп, бар булганлыкларын күрсәтеп, Республика рәисе кулыннан янәдән беренче призны кабул иттеләр.

 

Гаилә тарихы конкур-сының район сәхнәсендә узган атнада 5 гаилә чыгыш ясады. Бәйгедә Урта Көшкәт авылыннан Апаковлар – 1 урын, Смәелдән Әхмәдиевлар – 2 урын, Чепьядан Плотниковлар гаиләсе 3 урын яулады. Шулай ук Салавычтан Зариповлар, Шубаннан Хәсбиуллиннар гаиләләре дә бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр иде.

 

Һәрбер гаиләнең буыннар тарихы үзенчә матур һәм үзенчәлекле, аларны тамашачыга тәкъдим итү һәркемнән зур осталык, сабырлык, хезмәт сорый. Менә шундыйларның берсе, Смәелдән зур Әхмәдиевлар гаиләсен туплаучы Рүзилә апа турында язмабызны сезгә тәкъдим итәбез:

1941 елның кырыс, салкын февраль көнендә Смәел авылында Шәмсетдин абый һәм Мәймүнә апа гаиләсендә дөньяга ике игезәк кыз – Рүзилә һәм Минзилә аваз сала. Аларга кадәр 1931 елда бу гаиләдә Гайфетдин, 1933 елда Рабига, 1935 елда Мөнәвәрә, 1937 елда Мәчтүрә, 1938 елда игезәкләр Гарәфетдин белән Сәләхетдин туа. Әле 1944 елда туган Хисаметдин, 1948 елда Минзиләләрне исәпләсәң, гаиләдә нәкъ бер дистә бала. Кызганыч, игезәк ике малай, шулай ук Рүзилә апаның игезәге Минзилә бик кечкенәдән бакыйлыкка күчә.

Ачлы-туклы сугыш еллары, үзәкләргә үтә торган салкыннар күпләрнең гомерен кисә шул. Фронтка әледән-әле солдатларны туплап җибәрәләр, 1944 елда гаиләсен калдырып   Шәмсетдин абый да сугышка китә. Менә шунда инде бу гаилә өчен иң авыр вакытлары башлана.

Язманың дәвамы белән «Хезмәт» газетасының җомга санында таныша аласыз. Бездән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев