Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Гаиләмнең пар канаты... (фото)

Мәхәббәт өч ел яши диләр.... Мин бу сүзләр белән, әлбәттә, килешмим.

Гаилә.... Нибары биш хәрефтән торган сүз, бу нәни генә сүз эченә күпме мәгънә салынган, әлеге темага күпме әсәрләр язылган, җырлар иҗат ителгән, чаралар уздырылган, тапшырулар эшләнгән. Инде башка әйтерлек сүз дә, кемнедер гаҗәпләндеререлек фикер дә калмаган кебек... Тик гаилә тарихлары кабатланмый шул, ул һәркемнеӊ үзенеке, үзләренә генә хас тормыш юлы, шатлык-сөенечләре, борчу-көенечләре, вакыйгалары...

2024 нче ел — безнең гаилә өчен дә бик мөһим, истәлекле ел. Кадерле әбием белән бабамныӊ олы бәйрәмнәре — алтын туйлары шушы елда. Алтын ул — дөньядагы иң кыйммәтле металларның берсе. Аны табу бик кыен, әле эзләп тапсаң да, ул бик аз күләмдә булачак. Шуңа күрә алтын туй озак еллар бергә яшәгән парлар өчен иң истәлекле вакыйга булып санала. Быел минем әби белән бабамның бергә гомер итә башлауларына 50 ел. 

50... бу бик зур сан, ярты гасыр бит инде ул. 50 ел буе матур пар булып яшәгән кешеләр хәзерге заман өчен бик сирәк, чөнки күп кенә кеше гаилә кыйммәтләрен арткы планга куя башлады. Безнеӊ өчен алар — бай тормыш тәҗрибәсе булган күркәм гаилә үрнәге. Алар, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бер-берсенең җан җылысын тоеп, балалар, оныклар шатлыгына куанып, ярты гасыр тату гомер кичерә. 50 ел буе тату гаилә булып торуның сере нидә икән соң? 

Иң беренче чиратта, әби белән бабайның үткән юлына игътибар итеп китик. Ямьле җәйнең уртасында Балтач районы Борнак авылының иң үрнәк гаиләләренең берсендә, 6 нчы бала булып, минем әбием Нурия дөньяга килә. Ишле гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнеп, намуслы, эшчән, сабыр булып үсеп җитеп мәктәпне тәмамлагач, сәүдә эше серләренә төшенү максаты белән белем алырга юнәлә. Укып кайткач, Кариле авылы кибетендә эшли башлаган чибәр, мөлаем, эшкә бик уңган, җитез кызны егетләр дә тиз күреп ала, озак та үтми авылның иң булган егетләренең берсе — минем бабам Ринат белән тормыш корып җибәрәләр. Ул бу вакытта, инде шофер һөнәрен үзләштереп, армия сафларында хезмәт итеп кайткан була. Шулай итеп, дөньяда тагын бер матур гаилә барлыкка килә, бер-бер артлы ике балалары туа.

Яшь гаиләгә замана җилләре кагылмый калмый: авыл җирендә хезмәт итәргә дә, туган якларыннан еракларда — Мурманск өлкәсендә шактый гомер кичерергә дә туры килә үзләренә. Әтием белән апам кечкенә чакларыннан ук рус мохитендә яшәсәләр дә, әбием белән бабам аларга үзләренең туган телләрен өйрәтеп, туган якларына ярату хисләрен тәрбияләп үстерәләр. 10 ел читтә яшәгәннән соң, алар, Норма авылына кайтып, өй салып чыгып, тормышларын дәвам иткәннәр. Сайлаган һөнәрләренә дә гомер буена тугрылыклы калып, тырышып һәм яратып башкаралар үз эшләрен. Әлбәттә, тормыш гел матур якларын гына күрсәтеп тормый, төрле чорлар була. Шул авыр вакытларда ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләрен саклап кала алу-үзе бер бәхет, гаиләдәгеләрнең зирәклеге, сабырлыгы, тормыш итә белү осталыгы.

Без сеңлем белән, әти-әни, әби-бабай тәрбиясен тигез тоеп, бәхетле тормышта яшибез. Алар безнең өчен борчылып, шатлыкларыбызга куанып яшәүче изге затлар, оныклары өчен таулар күчерергә әзер. Әти-әниебез эштә вакытта, бабабыз безне мәктәпкә озатып, төрле түгәрәкләргә йөртсә, әбиебез көн саен якты йөзе, тәмле ашлары белән каршы ала. Без һәрвакыт аларныӊ кайгыртуын тоеп яшибез. Әлбәттә, үзләре арасында зур мәхәббәт, хөрмәт хисе булмаса, безгә карата мондый ярату хисе булмас иде. Без аларга бик рәхмәтле. 

erid: 2VtzqwTSgT9

Гаилә кору, тормыш итү кагыйдәләрен мәктәптә өйрәтмиләр, без аны үз гаиләбездәге тәртипләрдән чыгып кына белә алабыз. Әти-әнием һәм әби-бабам үрнәгендә киләчәктә үземнең дә тормыш иптәшем белән шундый матур, сокландыргыч мөнәсәбәтләр булуын телим. 

Мәхәббәт өч ел яши диләр.... Мин бу сүзләр белән, әлбәттә, килешмим. 50 ел бергә яшәп, тормыш юлында төрле сынауларга очрасалар да, пар канатларын каермыйча, гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап кала алган әби белән бабамның мәхәббәте гомерлек бит.

Әдилә Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9