Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

«Язмышыма мең рәхмәт!» (фото)

Хатыныма мең рәхмәт, диеп, бөтен ир-ат та әйталмый, горурлыгына көч килүдән курка, ә менә Фагыйль абый кат-кат әйтүдән дә кыенсынмый.

Азнакай районының Актүбә авылы кызы Вера Емельяновна һәм дә Балтач районы Нөнәгәр авылы егете Фагыйль Гафиулла улы Шәфигуллин! Урталарына бер генә түгел, хәтта өч плүс куярлык. Вера ханым рус кызы, Фагыйль әфәнде — Казан арты татары. Казан төзүче — инженерлык институтында укыганда танышалар, берсе бер группада, икенчесе каршы як группада комсорг була. Уку уртак, укудан тыш комсомол эшләре дә уртак. Әнә шул уртаклык аларны берләштерә һәм тормыш баскычларына кулга-кул тотынышкан килеш бастыра. Бишенче курсны тәмамлап, кулга диплом алуга, югары белемле егет белән кыз язылышалар.

Бик күп дуслар җыелышкан бәхетле көннәрнең берсе була ул. «Бер-берегезгә кайсыгыз күбрәк сөйкемлерәк күренде икән?», дип сорыйм Фагыйль абыйдан. «Белмим инде, — ди ул елмаеп. — Әмма гомер иткәндә Вера апаңның „Фагыйль, бүлмәгездә иң аккуратный егет син идең, ник чалбарыңны болай элдең“, дигәне булды. Димәк, мин аны пөхтәлегем белән дә җәлеп иткәнмен». Мәхәббәттән бигрәк, студент елларының рәхәтлеге турында сөйләп туялмый Фагыйль абый. Аның хатирәләренең һәр мизгелендә Вера апа бар.

— Тулай торакның бер бүлмәсендә бишәр кеше тора идек, — ди ул. — Ул чакта торак дигәнең Казанда хәзерге төзелеш министрлыгы урынында иде, ай күңелле итеп яши идек инде, берсендә миңа Яңа елны каршы алырга дип авылдан чыршы алып килүне йөкләделәр, метрдан артык чыршы, алып килдем, әмма куярга урын юк, уртага куяр идек, танцы итәсе бар, түшәмдәге лампочкага беркеттек дә куйдык, чыршылы да булдык, йөргән кызларыбызны кочып биедек тә.

Студент чаклар уза, кавышкан яшьләр авылга кайта, төп йортта әти-әни белән бергә гөрләшеп яшәрбез, туган җирдә эшләрбез, дигән хыяллар, «сез алган белем буенча авылда эш юк» диюгә чәлпәрәмә килә. Юкса, әтисе белән килешеп-киңәшләшеп, авыл җирендәге төзелеш эшләрен башкару буенча белем алган егет бит ул, калада калу максаты белән белемгә омтылмаган. Районга бармый чара калмый, Фагыйль әфәнде управлениегә Илдус Нигъмәтуллинга керә, ул яшь белгечне СМУга — төзелеш-монтаж участогына урнаштыра. Унбиш көн кеше фатирында яшәп торалар, аннан кечкенә генә бүлмә бирәләр, Яңа ел алдыннан яңа фатирга күчәләр: СМУдагы икенче йөртның 3нче фатирында 6 ел гомер кичерәләр. 1982 елда Фагыйль Шәфигуллинны райкомга инструктор итеп билгелиләр, 1983 елда СМУның баш инженеры була. 1984 елның көзендә Ибраһимов урамында шәхси йортлы да була. Бер-бер артлы балалар туа — олы кызлары Лилия, игезәкләр Рафаэль белән Рамил, төпчекләре Рөстәм.

— Мунча юк иде безнең, — ди Фагыйль абый. — Кышын балаларны чанага утыртып, кем чакыра, шуңа мунчага бара идек. Җитәкче кеше булса ни, бара идек, кыенсынмадык, төптән күтәрелдек, эшләп күтәрелдек, авылда да безне «бу Гафиулланың балаларын чишмә юлында күрсәң генә», ди торганнар иде. Трай тибеп йөрмәдек, гел эштә булдык. Әнә шулай, карлы кышта мунчадан кайтканда кызлы чананы Вера тарта, малайлар утырган чананы мин арттан этәм, кайтып җиткәнче тирләп бетә торган идек, ә яшәү барыбер күңелле иде, дөнья мәшәкатьләрен бар дип тә белмәдек. Авылга атна саен мунчага кайтып йөрергә шәхси машинам булмады, шуңа да карамастан, чабынмый тормадык, дуслар күп булды, бөтен кыенлыкны бергә күтәреп, аңлашып яшәдек. 1982 елда ниһаять мунча салуга ирештем. И куандык инде. Бөтен гаиләбез белән сөендек. Хәзер әзер мунчада оныкларны юмасалар, шул чакларны искә алып орышкалап та куйгалыйм...

Шәфигуллиннарның төзелеш өлкәсендәге хезмәт стажы Вера апа белән Фагыйль абыйныкын һәм дә уллары Рафаэльнекен кушып, 94 ел тәшкил итә. Рафаэль Казанның Иннополис шәһәрчегендә төзелеш күзәтчелеге буенча җитәкче, 24 эшли инде бу өлкәдә.

Фагыйль абыйның 6 туганының бишесе нефть тармагында эшли, берсе генә икътисадчы. Татнефтьтә эшләүче туганнарының хезмәт тәҗрибәләре барысы бергә 134 ел тәшкил итә. «Нефтьчеләр замана байлары, нигә сез дә абыйларыгыз юлын сайламадыгыз», диясе килде-килүен, тыелып калынды, чөнки беләм, ул әйтәчәк, үз илемдә-үз өемдә 28 яшьтә минем аерым фатирым, 15 сутый җирем бар иде, диячәк. Яраткан эшем, яраткан хатыным, балаларым белән бергә әти-әнигә якын булып, аларны хөрмәтләп яши алдык, 40 ел торам инде салган өемдә, улларыма да өй салып бирү бәхетенә ирештем, дип тә өстәячәк әле.

— Мин хатыныма бик рәхмәтле (бу рәхмәтләрне ничә әйткәндер Фагыйль абый, барысын да язып бетереп булмас), мең рәхмәт Верага, олыгайгач әти белән әни өч ел миндә тордылар, Вера карады, тәрбияләде. Кыз туганнар безгә кайткач, әйдә, әни, кайсысы мунча кертсен, дисәм, Вера юындырсын, аның кулы йомшак, ди торган иде. Ир-ат башым белән булсам да, шундый да куана идем шушы сүзгә. Әти дә, әни дә мәрхүм инде. Урыннары җәннәттә, рухлары шат булсын. Вера аркасында безгә хәер-догаларын калдырып киттеләр. Кыз балага каты бәрелергә ярамый, Лилиябезне әйтүем, ә менә малайларны әниләренә хөрмәт йөзеннән нык тотам. Мин бу дөньядан китә калсам да әниегезгә авыр сүз әйтәсегез булмагыз, дип өйрәтәм, — ди ул.

Һәм бер кызык хәл дә сөйләп үтте. Фагыйль абыйның тәрбия алымнарыннан берсе дип кабул итик без моны. Улы Рамил дин юлындагы кеше, өйләнмичә йөри, яулыклы кыз эзли, шуннан әтисе әйтә моңа, син, улым, ник минем хатынымнан көләсең, ди. Улы аптырап кала. Минем хатын сине ашата-киендерә, киемнәреңне юа, үз хатының карарга вакыт инде сине, ди. Шунда Рамил, ярар, әти, ди һәм хаҗга барып кайта да, өйләнә.

Гаилә кыйммәтләренә Фагыйль абый балачактан ук төшенә. 1949 елда әнисе туберкулез чире белән авырый, булырлык түгел, өйдә үлсен, дип, табиблар әттәсенә нәнәсен (Нөнәгәр, Комзавод якларында әти-әнигә шулай дип дәшәләр) Чепья хастаханәсеннән алып кайтып китәргә кушалар, киткәндә табиб өстәп әйтеп куя, 15 килограмм шикәр комы табып ашата алсаң, бәлки исән дә калыр, ди.

Гафиулла абзый ат белән килә, сырхау хатынын арбага сала, кайтканда үр менәсе була, ат меналмый, хәле китә.

— Әттә башта нәнәне күтәреп менгезеп куя, аннан атны тартып алып менә. Бу безнең әттәнең зур батырлыгы дип саныйм мин. Ул әнине кадерләп өйгә алып кайткан, үлемнән йолып калган, 15 килограмм писүген дә табып ашаткан, ул чакта нинди писүк, икмәк тә чамалы гына булган. Әни сәламәтләнгәч, тагын өч бала тапкан, шуның берсе мин. Менә бу гаилә кыйммәте дип атала. Әниебезне саклап калган, балаларына гомер биргән әтиебезгә мәңгелек дан! Шуңа да бу кыйммәтләр безнең гаиләгә дә күчкәндер дип саныйм, улларым хатыннарын хөрмәт итеп яши, кызым да кадерле, Аллага шөкер, дип сөйли куанып.

Фагыйль абыйның Раббыбызга көн дә кабатлый торган тагын бер рәхмәте бар, улы Рамилнең бистәдә, үз яннарында яшәп калуы. Әти кеше сөенеп бетә алмый моңа. Лилиясе Казанда балалар бакчасында эшли, Рөстәмнәре бер фирмада тавыш операторы, Рамил исә район газ оешмасында хезмәт куя.

— Күп нәрсәгә улым Рамилдән дә өйрәнәм әле мин, — ди Фагыйль абый. — Телләшмәскә, сүзләшмәскә, мәсәлән, — дип шаярта. Эндәшми калу дигәнне аңлата инде бу. Гаиләдә ислам дине өстенлек итә. Сораулы карашымны аңлап Фагыйль абый: «Әйе, бездә катнаш никах, ике динне дә хөрмәт итәбез, әмма балаларыбыз ислам динен сайлады. Шуңа да тормыш-көнкүрешебез мөселманча» ди.

Бүгенге көндә әлеге күркәм гаиләнең 11 оныгы бар, гармунда уйнарга яратучы, әтисе көрәшче булганлыктан көрәш ярышларын яратып караучы Фагыйль абый гаиләдә тыныч яшәү сәясәтен хуплый.

Бәхет телик бу гаиләгә, бар да әйбәт булсын, тормышлары гөрләп барсын. Бу ел сезнеке, хөрмәтле Фагыйль абый һәм Вера апа. Гаилә елының кадерен белеп, хөрмәтен күреп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев