Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Сабировларга дүртенче сабыйларына таныклык тапшырдылар (фото)

Нурфия һәм Рөстәм Сабировларга дүрт балаларын да тигезлектә, пар канатлы булып тәрбияләп үстерергә насыйп булсын!

Бүген ЗАГС бүлегендә Борнак авылында гомер кичерүче күпбалалы Нурфия Нургали кызы һәм Рөстәм Рифкать улы Сабировлар гаиләсенең олы шатлыгын уртаклашып, дүртенче сабыйларына таныклык тапшыру тантанасы узды.

Сабировлар гаиләсе — күпбалалы гаилә, бер кыз һәм өч улга гомер биргәннәр. Нурфия Нургали кызы — Балтач почта бүлекчәсендә элемтә операторы булып эшләп, декрет ялына киткән.

Гаилә башлыгы Рөстәм Рифкать улы — Яңгул янгын сүндерү бүлегендә бүлек командиры. Кызлары Назгөл Яңгул урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2 сыйныфта укый, уллары Салават Борнак балалар бакчасына йөри. Икенче уллары Ихсан әлегә бакчага йөрми, кечкенә Газизне карашырга әнисенең төп ярдәмчесе булыр дип ышанабыз!

Нурфия һәм Рөстәм Сабировларга дүрт балаларын да тигезлектә, пар канатлы булып тәрбияләп үстерергә насыйп булсын!
Бәхетле әти-әнигә һәм аларның бәхет җимешләренә исәнлек-саулык, озын гомер телибез!

Гөлйөзем Маннапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев