Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

«Синең янәшәңдә без һаман бала»

Акъәбинең туган көненә барлыгы 83 кеше җыелган — 5 буын бергә очрашкан.

Норма авылында яшәүче Галиева Зөлхәбирә Рамазан кызының 94 яшьлек гомер бәйрәме хөрмәтенә барлык гаиләсе, якыннары бер табынга җыйналды. «Гаилә елы» унаеннан, чын гаилә бәйрәме булды ул безнең өчен. Газиз әниебез янәшәбездә булу — безнең өчен иң кадерлесе! Барлыгы 83 кеше җыелдык — 5 буын бергә очрашты! Табигать кочагында табын кордык, онык, оныкчыклар өчен Сабантуй да оештырдык, рәхәтләнеп күңел ачтык. Еллар үткәч тә оныкларыбызга сагынып сөйләрлек бер зур истәлек калды», дип искә ала Зөлхәбирә апаның балалары. 

Әйе, бер гасырга тиң тормыш юлы үткән Зөлхәбирә апа Галиеваның бәхетенә сокланырлык, шатлыгы зур — «Әниебез, Дәү Әниебез, Әбиебез, Акъәбиебез» диеп өзелеп тора торган балалары, килен-кияүләре, онык-оныкчыклары бихисап. 8 баласы, 27 оныгы, 47 оныкчыгы һәм 2 оныкчыкның баласы, ягъни борынгыларча итеп әйтсәк, ике туруны да бар. Бүгенге көндә 84 нәсел дәвамчысы янына килен-кияүләрне дә кушкач, барлыгы — 117 булырлар иде алар... Тик кызганыч, ике улын, бер оныгын һәм бер киявен соңгы юлга озаткан инде олы йөрәкле Ана!

Зөлхәбирә апа белән күрешеп, үткән тормышын тагын бер кат күз алдыннан үткәреп, истәлекләр яңартып алдык. Аның матур сөйләменә, хәтеренең камиллегенә сокланып утырдым. Күзләр тимәсен! Ул сөйләгәннәрдә кешеләр язмышы, авыл, колхоз тарихы, ил вакыйгалары — үзе бер тарих язарлык истәлекләр! 

Ә бит аның шушы көннәргә кадәр алып килгән тормыш юлы җиңел генә бармаган... Зөлхәбирә апа 1930нчы елның 22 августында Норма авылында дөньяга килгән. Ул бабам Моратның бертуган бердәнбер сеңлесе. Алар балачак елларында ачлык-ялангачлыкны да күргәннәр, үги ана белән яшәүне дә кичергәннәр. 

«Әтиебез Рамазанның холкы бик коры иде. Әниебез Гайшәне аерып җибәрде. Ул кире үз йортына кайткач, бабайлар риза булмаганнар. Туганнарына ияртеп, Урал якларына Верхний Тура шәһәре якларындагы урман кисүчеләр эшенә җибәргәннәр. Әтиебез үги әни алып кайтты. Ул безне якын итмәде, кырыс булды. Аңа ияләнә алмыйча абыем белән өйдән чыгып киттек. Ашлык ташучы атчыларга утырып Шәмәрдәнгә мендек. Товар поезды белән Урал якларына киттек. Ул вакытта мин әле 5-6 яшьләрдә генә идем, ә абый миннән ике яшькә олы.

Ике бала курыкмыйча ничек юлга чыкканбыз?! Шаккатмалы хәл бит! Поездда тәүлек буе бик озак бардык. Урман кисүчеләрдән сораша-сораша, урман эчендә әниебезне эзләп таптык. Могҗиза булды ул — кинолардагы кебек! Әни белән бала арасындагы күренмәс нечкә җепнең ныклыгы нинди көчкә ия! Елый-елый кочаклашканыбыз, шатланганыбыз әле дә хәтердә. Ул безне үзе яши торган баракка алып кайтты. Ашатты, эчертте, ертылып, пычранып беткән киемнәребезне юып, төзәтеп бирде. Без шул вакытта «Әни, безне әти сине алып кайтырга дип җибәрде, әйдә безнең белән өйгә кайт, ул хәзер үзе генә», дип алдаладык. Чөнки үги анадан бик арыган идек. Ул вакытта инде әниебез Габделбәр исемле абый белән никахлашып, бергә яши башлаганнар иде. Ул абый бик юаш, акыллы, сабыр холыклы иде. Уртак балалары булмаганга безне якын итте, какмады. Шулай итеп ике әниле, ике әтиле булдык без.

Абый Верхний Тура мәктәбенә рус классына укырга керде. 8 яшьлек булса да, рус телен белмәгәч, аны беренче класска укырга алдылар. Мине урман кисүчеләрнең балалары йөри торган балалар бакчасына урнаштырдылар. Анда ел ярым тирәсе яшәгәнбездер. Урман кисүчеләргә икенче як урманга, башка урынга күчеп урнашырга кирәк иде. Безне Нормага кайтарырга булдылар. Әниебез белән яңа әти кайтара кайттылар. Ә өйдә әти белән үги ана каршы алды. Әти безне җибәрмәде, китәргә рөхсәт бирмәде. Әни калмады инде, кайда яшәсен? Үги әти белән үз эшләренә китеп бардылар. Безгә әни белән тагын аерылышу бик авыр булды. Ииии, бәгырьләрне телгән балачак елларының сагынып сөйләрлеге дә булмады шул...» дип күңелен бушата Зөлхәбирә апа. 

«Аннан сугыш башланды... Авылда хәлләр авыр, ашарга-эчәргә, кияргә юк. Тамак туйганчы ашый да, йокы туйганчы йоклый да алмыйбыз. Өй саен карт-коры, хатын-кыз, бала-чага. Әтиебез Рамазанны Казанга хәрби дары заводына эшкә алып киттеләр. Ә абыем Моратны ФЗӨгә алдылар. Минем хезмәт елым 11 яшьтә башланды. Авылда хуҗалыкларның каз көтүен көтәргә куйдылар. Иртә таңнан казларны урам буйлап җыйнап, су буына алып төшәм, көн дә елга аша каз куып, су ерып чыга идем. Өстемдәге киемнәрем юешләнеп тәнемә ябышып бетә, шул салкын җанны өшеткәне әле дә хәтердә. Ә аргы як тау башында колхоз басуы, анда казларны кертергә ярамый. Басу каравылчысы вазыйфасын да башкардым.

Кышын колхозның яшелчәләр саклау подвалында эшли идек. Бәрәңге, кишер, чөгендер аралыйбыз. Землянканың ишек төбе бураннарда кар көртләре белән тула. Билдән кар ерып көрәп керәбез. Ә икенче елда мине колхозда бригадта төрле эшләргә йөртә башладылар. Авылда апалар белән басуда ашлык арасыннан алабута йолку эшенә йөрдем. Алабутаны кочак-кочак җыеп басу кырына чыгарып куябыз. Эштән кайтканда шуның өлгергән орлыкларын күлмәк итәгенә уып, кесәбезгә җыеп кайтабыз. Кайткач шул алабута орлыгын төеп, он итеп тартабыз, умач ясап, аңа кычыткан, кузгалаклар салып, аш итеп пешереп ашый торган идек. Эшли торган басуыбыз урман янындарак булса, ял итеп алган арада урманга йөгерәбез. Кура җиләкләрен юкә яфрагына төреп ашый торган идек, шул җиләкләрнең тәме әле дә истә. Язга чыккач, безнең кебек балаларны басуга өшегән, черек бәрәңге җыярга чыгара торганнар иде. Шул җыеп кайткан бәрәңгеләрне аралап, чистартып юып, әниләр безгә бәрәңге кәлҗемәсе пешереп бирәләр иде. Майсыз коры табада пешкән бәрәңге кәлҗемәләре безне ачлыктан да, үлемнән дә саклап калды. 

Бездән ерак түгел колхозның ат конюшнясы бар иде. Карт, авыру, арык атларны эшкә җигәләр. Күтәрәмгә калган хәлсезләрен терәү куеп, як-ягыннан этеп торгызалар. Үлгән атларның тиреләрен тунап, күп балалы хуҗалыкларга бүлеп өләшәләр. Шул тирене иләп, кырып, шулпа кайнаталар иде... Ә 1942—1943нче елларның көз һәм кыш айларында сугышның бик дәһшәтле чорында, авылга окоп казырга дигән фәрман килеп төште. Авылның югары очына таба, Латыйпова Фахирәләр хуҗалыгы бакча башыннан, окоп казу эшләре башланды. Бу эш колхоз эшеннән кайтканнан соң кичләрен, төнлә башкарыла иде. Хатыннар казыйлар, ә без 10–13 яшьлек балалар, алар казыган балчыкны чыгарып, чиләкләп ташып торабыз. Бик озын, борылмалы-борылмалы окоп булды ул. Мөхәммәтша абзый карт иде, ул бригадир кебек апаларны өйрәтеп торды. Окоп казу эшендә катнашкан авылдаш апаларны да барлап үтим әле, искә алуым аларга дога булып барсын: Махирә, Рәхимә, Нәсхия, Әсма, Мәгъфирә, Мәгъмүрә, Хәдичә апалар. Сугыш тәмамлангач та, тормышлар тиз генә җайланып китә алмады. Юклык, акчасызлык үзәккә үтте«, дип тормыш хатирәләре белән уртаклашты Зөлхәбирә апа. 

«1950нче елның апрелендә 19 яшемдә Бөек Ватан сугышы ветераны Муллагариф Галиевка тормышка чыктым. Ул вакытта Муллагарифның беренче никахыннан калган 1 яшьлек Зөфәр исемле улы бар иде. Шул кечкенә сабыйны үз баламдай кабул иттем, аңа әни булдым. Кайнанам Сабира мине җылы кабул итте. Ә 1951нче елның августында улыбыз Харис туды. Ул вакытта декрет ялы 40 көн генә бирелә иде. Бәбәйне кайнанага тапшырып, эшкә чыктым. Эшем ферма, амбар тирәсендә булганда тиз генә кайтып имезеп китә торган идем. Басу, урман эшендә булганда, имезлек белән үсте инде ул балалар. Балаларны карап, барлап үстерешкән өчен кайнанама рәхмәтле мин, килешеп 20 ел бергә яшәдек. 1953нче елда — Мөдәрис, 1955тә — Фирая, 1957дә — Һидая, 1959да — Гөлирә, 1963тә — Сылубикә, 1965тә — Нурия туды. 

Сельхозтехниканың төзелә башлаган еллары иде, Гариф шунда склад мөдире булды, пилорамда да эшләде, авылга электр кертә башлагач, станциядә мотор эшләтүче дә булды. 3 улыбыз белән 5 кызыбызны бергә үстереп, тигезлектә озак яшәүләр генә насыйп булмады шул. 1971нче елда Гариф үлеп китте... Харис улыбыз ул вакытта Ереван якларында Кировакан шәһәрендә армиядә хезмәт итә иде. Ә иң кечкенәсе — Нурия балалар бакчасына гына йөри иде әле. Сылу беренче сыйныфта укыган чак. Шулай итеп мин 21 ел гына бергә парлы тормышта яшәп калдым. Тол калдым, тик ялгыз калмадым. Миңа балаларны үстерергә, аларны ничек тә аякка бастырырга, кеше итәргә, тормыш алып барырга кирәк иде. Бик авыр вакытлар иде ул... » дип күңеле тулды әңгәмәдәшем Зөлхәбирә апаның. Нинди генә авыр чаклар да сынмаган-сыгылмаган.

Олы улыбыз Зөфәр Салавыч Сәрдегәне кызы Гөлфия белән тормыш корды. Зөфәр «Балтач Сельхозтехникасы»нда, аннан соң «Сельхозхимия»дә токарь булып эшләде. Гомере буе районда оста, данлыклы токарь булды. Бик хөрмәт итәләр иде аны. Киленебез Гөлфия белән 4 малай тәрбияләп үстерделәр. Салавыч Сәрдегәнендә яшәделәр. Бүгенге көндә Зөфәр улым һәм бер оныгым мәрхүм инде. 

Икенче улыбыз Харис та кечкенәдән бик тырыш, эшчән булып үсте. 8 классны бетергәч, 15 яшьлек чагында ук колхозда Кәлимуллин Гыйният комбайнында ярдәмче булып эшләде. Буе бик кыска булгач, комбайнга кысылмыйча, исән-сау эшләп кайтса ярар иде дип, көн дә эшкә озатып кала торган идем. Балтач мәктәбендә 9–10 класста укыганда ДОСААФта машина, трактор, комбайн йөртү таныклыгы алу өчен дә укыды. Шофер булып эшләп армиягә китте. Кайткач үзен яңа комбайнга утырттылар. Әйбәт эшләгәне өчен акчасын да алып кайтты, ашлыгын да бирделәр, сыерлы да булдык. Яхшы эшләгәне өчен колхоз аңа үгез бозау да бүләк итте әле бер елда! Харис бик оста, ышанычлы шофер булды. Ерак юлларга, хәтта Ташкент якларыннан орлык ташырга җибәрә торганнар иде. Озак еллар тракторда да эшләде. 

Җайлап кына тормышлар бераз җайлаша башлады. Балалар бер-бер артлы үсеп буй җиттеләр. Өченче улыбыз Мөдәрис 8 классны тәмамлагач, Үрнәктә трактор йөртү таныклыгына укыды. Армиягә киткәнче колхозда тракторда эшләде. Ул Карелия якларында хезмәт итте. Кайткач ул да комбайнга утырды. СПТУда да эшләде. Балтач кызы Сәрия белән тормыш корып, ике кыз тәрбияләделәр. Төп йортта тату, матур яшәдек. Кызларны үстерешеп, кияүгә бирдек.

Олы кызым Фирая 1974нче елның 2 октябрендә кияүгә китте. Киявебез Рафаэль Галиев белән тормыш кордылар. 5 көн үтүгә Харис улым килен итеп, Кариле кызы Наиләне алып кайтты. Кызны озаттым, киленне каршы алдым. Менә шундый күңелле вакыйгалар да булды безнең тормышта! Фирая белән Рафаэль 3 малай үстерделәр. Кызым Фирая мех әйберләр тегү фабрикасында эшләде. Оста тегүче булды. 

Харис улым өйләнгәч башка чыгып башта Нормада, аннан соң Кариледә яши башладылар. Наилә белән 10 балага гомер бүләк итеп, бик матур, тату, үрнәк гаилә кордылар. Балаларының 10сы да тәрбияле, башлы-күзле, тормышта үз урыннарын таптылар. Алар үзләре зур ишле гаилә булдылар инде хәзер, оныклар саны 20гә тулды. Оныкчыкның баласы туды инде, бишенче буын китте! Аларның гаиләләрен районда гына түгел, Татарстанда, Россиядә дә беләләр хәтта! Киленебез Наиләгә элеккерәк «Ана даны» медале бирелгән иде. Ә узган ел Россия Президенты «Герой Ана» дигән зур мактаулы исем бирде. Тик бу куанычлы, шатлыклы вакыйганы улым Харис кына күрә алмады. Аның вафатына 8 ел була инде. Зөфәр улымның да, Харис улымның да урыннары җәннәттә булсын, Амин! 

Икенче кызыбыз Һидая 1978нче елда Кариле егете Шакиров Илфат белән тормыш корды. Ленинград шәһәрендә дистә елдан артык яшәп, 1993нче елда кире Нормага кайтып өй салдылар. Бер кыз, бер ул үстерделәр. Һидая озак еллар Норма һөнәр лицеенда завхоз булып эшләде.

Өченче кызыбыз Гөлирә 1982нче елда Норма егете Нәфыйков Нурисламга кияүгә чыкты. Ике ул үстерделәр. Гөлирә Балтачта урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия училищесын читтән торып укып, Кариле балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. 

Дүртенче кызыбыз — Сылубикә дә Балтачта урта мәктәпне тәмамлагач, Казан механика технология техникумында укып белем алды. Балтач сөт-май комбинатында лаборант, микробиолог булып эшләде. Аннан соң сәүдә системасына кучте. Арбор авылы егете Әхмәтханов Камил белән гаилә корып, бер кыз, бер ул үстерделәр. Тик Камил кияүнең гомере кыска булды, ике ел элек рәхимсез үлем аны арабыздан алып китте. 

Төпчек кызыбыз Нурия дә урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга китеп, РТИ заводы каршындагы училищеда белем алды. Озак еллар Балтач элемтә үзәгендә оператор булып эшләде. Киявебез Таһир Мөэминов белән ике ул үстерделәр. Балтачта яшиләр. 

Аллага шөкер, барлык балаларым да тормышта үз урыннарын таптылар. Ерак яшәмиләр, мөмкинлек булган саен күрешеп торабыз.

Бик тырыш, хезмәт сөючән, уңган балалар үстердем. Инде алар хәзер һәркайсы үзләре әби-бабай булдылар, оныклар сөяләр!«, дип куана язмам герое. Шунысы сокланырлык — Зөлхәбирә апа 94 яшен тутырса да, һәр баласының гына түгел, оныкларының да исемнәрен хәтерли, танып белә. «Менә бераз оныкчыкларны гына бутый башладым соңгы елларда. Син кемнеке әле, исемең ничек, дип сораштыргалыйм кайчак. Картлык җиткәч, хәтер какшый башлады бит әле,» дип шаяртып та ала. Җор телле, киң күңелле, җыр-моңга әвәслеге аның балаларына да күчкән. Бергә җыйналганда гармун алып, җырлашып утырырга яраталар. Йортлар җитеш, кияр киемнәр күп, өстәлләр сыйлы, ашар ризыклар мул, хәзер, Аллага шөкер! Тик дөньялар гына тыныч түгел...

Бүгенге көндә Зөлхәбирә апаның ике оныгы: Галиев Илнар белән Рамазанов Раушан Украинадагы хәрби операциядә катнаша. Акъәбиләре көн дә оныклары өчен борчылып, изге догаларын укый. Аларга исән-сау тизрәк әйләнеп кайтып, күрешүләр насыйп булсын! Амин!

Зөлхәбирә апа ил-көн вакыйгалары белән дә уртаклаша, телевизордан яңалыклар да карый, газета-журналларның килгәнен көтеп кенә тора. «Хезмәт»не укып район яңалыклары белән дә танышам. Гомер буе эшләп яшәгәч, әле дә берәр файдалы эш эшлисе килә. Кулым эшсез торып өйрәнмәгән бит минем», ди. Әнә кызларына кушып берсеннән-берсе матур бәйләү җепләре алдырткан. Кичләрен утырып бәйләү бәйли. Балаларына, оныкларына «Минем изге теләк теләп бәйләгән бияләйләрем кулыгызны җылытсын», дип бияләйләр бүләк итә. Күп бит сез, барыгызга да бәйләп өлгерсәм ярар иде, дип тырыша. Ә якыннары үз чиратларында, аны яратып, кадерләп кенә торалар. Зөлхәбирә апаның урыны өйнең түрендә, кадер-хөрмәттә. Соңгы ике елда ул Нормада кызы Сылубикә апа гаиләсендә яши. Бәйрәмнәрдә барлык туган-тумача күчтәнәчләрен алып, Акъәбинең хәлен белергә диеп, Әхмәтхановлар йортына җыйнала. Бергәләшеп мул табыннар артында күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, истәлекләр яңартып, кунак булып таралышалар.

Зөлхәбирә апаның 94 яшьлек гомер бәйрәмен оештыруны да балалар, оныклар бердәм булып күтәреп алалар. Гаиләбезнең зурлыгына, нәселебез ныклыгына үзебез дә бик сөендек. Инде күптән үзебез әби-бабайлар булсак та, без әни янына җыелгач, сабый балага әвереләбез. Озак яшә әле, Әнкәй, син янәшәдә булганда бик рәхәт бит!» ди балалары. Киләчәктә дә исәнлектә, иминлектә әниләренең канат астына җыйналып очрашулар насыйп булсын. Амин! 

Ясминә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөлхәбирә Галиева