Хезмәт

Балтач районы

16+
Алар Җиңү яулады

Безнең гаилә бабаларыбызның хәрби үткәнен саклый һәм онытмый

Минем бабамның мондый бөек вакыйгага катнашы булуы, батырлыгы белән бик тә горурланам!

Бөек Ватан сугышы — безнең кешелек тарихында иң куркыныч сугыш. Ул егерме миллионнан артык кешенең гомерен өзде. Сугыш ил тарихына язылып кына калмыйча, һәр гаилә елъязмасында аерым бер бүлек булып тора. Һәр гаиләнең диярлек бу сугыш белән бәйләнеше бар. Бөек Ватан сугышы — минем гаиләмнең язмышында да вакыт белән сөртелмәгән эз ул. 

Минем бабаем — Семен Емельян улы Емельянов 1921 елның 15 августында Югары Субаш авылында гади крестьян гаиләсендә туган. 1939 елда Чепья район военкоматыннан Кызыл Армия сафларына алына. Казан югары артиллерия команда училищесында авиация полкына хәзерлек курслары үтә һәм 1941 елда сугышка китә. 

Бабам безне - оныкларын бик яратып, кадерләп кенә үстерде балачагыбыз да аның белән бик бәхетле үтте. Ул безне циркларга, кинотеатрларга йөртте, татлы ризыклар белән сыйлады. Без нәниләр җыелып бабамның сугыш истәлекләрен тыңларга ярата идек, гәрчә бу турыда аңа сөйләргә кыен булса да. 

1942 елда бабай хәрби самолетта оча. Ленинград блокадасы вакытында ашарга капчыклар белән ризыклар ташырга да туры килә. Ә бу мизгелләрне еламыйча гына сөйли дә алмый иде бит ул —бабам.

1943 елда бабаемны старшина итеп билгелиләр һәм аңа яшерен материаллар ышанып тапшыралар. Сугышчан казанышлары өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 

1945 елда Япония белән сугыш башлана, бабайны Япониягә җибәрәләр. Ул һөҗүм башланган вакытта Кызыл Армия гаскәрләренең саны дошманныкыннан шактый артыграк булганын да сөйләде. Танклар, артиллерия, минометлар, самолетлар саны буенча совет гаскәрләре японнардан өстен идее ди. Минем бабамның мондый бөек вакыйгага катнашы булуы, батырлыгы белән бик тә горурланам! Кешеләр куркыныч тарихи хаталар ясамас өчен үз тарихын белергә һәм истә тотарга тиеш. Безнең гаилә бабаларыбызның хәрби үткәнен саклый һәм онытмый.

Гүзәл Фәттахова,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев