Бөек Ватан сугышында бабам өлеше
Гарифуллин Мотыйгулла Гарифулла улы (1924 — 1999)
Габделгани улы Гарифулла 1884 елда Яңа Салавыч авылында туып үсә. Балалалы хатынга өйләнеп ике бала тәрбияли. Янә үзенең җиде баласы туа. Аларны тырыш, әхлаклы, эш сөючән итеп буйга җиткерәләр.
Шуларның олы уллары Гарифулла улы Мотыйгулла (1924 нче елгы) 1 нче сыйныфтан туган авылы Салавычта белем ала. 16 яше җитүгә авылдан ике малайны ФЗУга дип җибәрәләр.
1941 нче елда сугыш башланып самолетлар белән бомба аткан чакта, яшүсмер егетләр кызыксынып казармадан карап торганда боларны бомбага тоталар. Бу егетләр кая барырга белмичә ерактагы күлгә кереп йөзеп котылмакчы булып таралышалар. Иптәше кайта, әмма Мотыйгулла кайта алмый. Ул сугыш кырына эләккән була.
Бу егетне һәм тагын күпмедер кешеләрне бернинди әзерлексез, коралсыз сугыш кырына куып кертәләр. Алар яу кырында үлеп яткан солдатларның коралларын алып сугыша башлыйлар.
Бөек Ватан сугышында 1943 елның 9 февраленнән 1943 елның 14 июненә кадәр катнаша. 1942 елның августыннан февраль аена кадәр 26нчы полкта снайпер булып хезмәт итә.
Күпмедер сугышканнан соң, 1943 нче елда бабайның сул як аягы каты яраланып госпитальгә эләгә, анда озак вакыт дәвалана.
Ул хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла һәм яшәү урыны буенча озатыла.
Ярасы көчле булуына карамастан, култык таягына таянып авыл мәктәбендә балаларга физик тәрбия бирә башлый.
1999 елда бертуган сеңлесе Шәмсенур һәм апасы Нурия аны тәрбияләп ахыргы юлга озаталар.
Зур хезмәтләре өчен аның алган медаль — грамоталары да байтак. Кызганычка каршы, алар күбесе сакланмаган.
1961 елда Профсоз комитеты җитәкчесе тарафыннан Мотыйгулла бабама «За высокие показатели, соблюдение норм коммунистической морали и активное участие в общественной жизни» «Ударник коммунистического труда» дигән исем бирелгән.
«Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма актарылып беткән басулар, җимерелгән йортлар, елый торган кешеләр, кычкыру тавышлары, ярдәм хакында үтенеч, ятим калган балалар, яралы солдатлар килеп баса. Әниләр, әбиләр, апалар күз яшьләре белән йөрәкләреннән өзеп үзләренең балаларын hәм ирләрен, абыйларын, энеләрен фронтка озаталар. Күпләренең бу соңгы очрашулары була. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә, күп язмышларны алып китә» — дип сүзен башлый дәү әнием Шәмсенур Гарифулла кызы.
«Бер сынык ипи нинди зур хәзинә булганын хәзерге балалар белә микән?», ди ул. Сугыш чоры баласы буларак кулларына ипи телеме алган вакытта да, еш кына сугыш еллары исенә төшүе хакында әйтә. «Ул еллар күпме кешене бер телем ипигә тилмертте. Сугышның авыр вакытлары, югалту, кайгы-хәсрәт шаукымы байтак вакыт әле үзен сиздерде. Ул бүген дә онытылмый, җанны тырмап тора...», — ди дәү әнием.
Бүгенге көндә дәү әнием Шәмсенурга 92 яшь. Ә сугыш ачысы бүгенгедәй хәтерләрендә саклана. Аңа тормышында тазалык, саулык, балаларының игелеген күреп яшәүләрен телибез.
Алсу Надршина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев