Легендар бабаем Габдрахман
Бу язмам бабаем Мөхәрләмов Габдрахман Мөхәррәм улының якты истәлегенә багышлана
Мин гүзәл табигатьле Балтач районының Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә тудым. Әти — әнием бик тырыш, хезмәт сөючән кешеләр. Әмма язмам алар турында түгел.
Минем әнинең бабайсы Мөхәрләмов Габдрахман Мөхәррәм улы алтын куллы кеше булган. Аның ясаган сандыклары Балтач районында күп кенә кешеләрдә хәзинә булып саклана. Бабаем ясаган сандыклар белән кызларны кияүгә биргәннәр. Аның оста куллы икәнен Мәскәү шәһәрендә дә белгәннәр, чөнки ул ВДНХ га барып үзе ясаган сандыклары белән дан казанган.
Тумышы белән Шушма елгасы буена урнашкан гаҗәеп матур Смәил авыл егете ул. Язмыш сынауларын бик иртә татый башлый бабаем. Аңа тугыз яшь булгач, әтисе үлеп китә. Зур гаиләдә бабаем Габдрахман бердәнбер ир заты булып кала. Ул вакыттагы авыр тормышны мин китаплардан укып беләм, ләкин шулай да чынбарлык күпкә аянычрак була. Ачлы-туклы яшәүләр, ялангачлык, ятимлек бик куркыныч була. Әле балалыктан да чыгып бетмәгән яшүсмер җилкәсенә бик зур йөк төшә. Ләкин кул кушырып утырып булмый, ул бик тиз эшкә җигелә. Нинди кара эш бар — берсеннән дә куркып тормый. Бабаемның гаиләсе бик тырыш була. Гаиләләре белән чыпта сугалар, чабата, кәрзин үрәләр. Шуларны, арба тартып, җәяүләп, авылдан 40 чакрым ераклыкта урнашкан күрше Малмыж шәһәренең базарына алып барып, ачтан үлмәскә ризык алырлык акча әшлиләр.
1941 елны Бөек Ватан сугышы башлангач, бабаем да сугышка китә. Аңа ни-бары 18 яшь була. Тормышының яңа бөреләнгән чагы сугышка туры килә. Суслангерда тәүге дәресләрен алган егет окоп казу, ат белән бүрәнә ташу шикелле эшләрдә катнаша. Аннан соң Ленинград камалышына җибәрелә. Станоклы пулеметта хезмәт иткән бабаем фашистларны шәһәр эченә җибәрмәү өчен бөтен көчен куя, гел алгы сызыкларда була. Кайткач, Ленинград вакыйгаларын бик куркыныч итеп сөйли бабаем. Кешеләрнең ачка үлүләре, суга, икмәккә тилмерүләре яшь егеттә бик авыр тәэсир калдыра. Солдатлар үзләре дә ач була. Алар сугыш кырынла үлеп, бозланып каткан ат итен тунап, чи килеш ашыйлар. Менә шунда бабаем ашказаны чире эләктерә дә инде. Соңыннан, сугыш беткәч тә шул чир белән интегә. Камалыш өзелгәч, бабаемны солдатлар белән бергә алга таба күчерәләр.
Бабаемның сугыш вакытында кичергәннәрен мин әниемнән ишетеп беләм. Әнием минем җәйге каникул вакытларында Смәил авылында әби-бабай янәшәсендә үсә. Сугыш турында күп вакыйгаларны бабаемнан ишетеп белә. Шулай бервакыт пулемётчы 12 егетне «тел алырга» немецлар янына җибәрәләр. Тәүлек буе шуышып, качып барганннан соң, 14 немецны кулга алы, кире штабка әйләнеп кайталар егетләр һәм шуның өчен аларны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр. Бер-бер артлы шәһәрләрне азат итүдә катнашкан бабаем, чираттагы хөҗүм вакытында, янында гына мина шартлап, бик каты яралана. Ленинград, Вологда, Киров өлкәсенең Котельнич госпитальләрендә бик озак дәвалана, дүрт операция кичерә. Аягындагы мина кыйпылчыгы бабаема сугышның «бүләге» булып, гомере буе сиздереп тора. Илебезне немецлардан азат итүгә бик күп өлеш кертсә дә, бабаем Габдрахман Берлинга барып, Җиңү шатлыгын кичерә алмый кала. Госпитальдән бабаемны туган авылына кайтарып җибәрәләр. Җиңү көнен ул туган йортында туганнары, әнисе янәшәсендә каршылый.
Сугыштан соңгы елларның авырлыгын язып торуның кирәген тапмыйм. Ачлы-туклы булып яшәгән заман. Култык таягы белән булса да, бабаем бер эштән дә куркып тормый, юлларны төзекләндерү, ат белән йөк ташу дисеңме, тегермәндә эшләүме — берсе дә калмый. Бик тырыш, уңган була минем бабаем Габдрахман. Әле лаеклы ялга чыккач та, җитмеш яшенә кадәр авылда тегермәнче булып хезмәт куя. Шуңа да хезмәтләре хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә аның. Сандык ясау серләренә өйрәнеп, бик күп еллар сандык ясый. Бабаем белән әбием өч кыз үстерәләр. Аларны тормышка биреп, оныклар сөяргә дә насыйп була үзләренә. Әби-бабай яныннан балалар, оныклар өзелми. Бик кунакчыл, юмарт, бала җанлы була алар. Бабаем бернәрсәдән дә куркып тормаган, яңалыкка, матурлыкка омтылып яшәгән. Алтмыш яше тулгач машина йөртү таныклыгы алып, руль артына утырган. Әле бик озак Балтач-Смәил юлларын гизгән. Минем бабаемны район да белмәгән кеше юктыр. Ул туры сүзле, ярдәмчел кеше булган. Сугыш чоры баласы булса да, тормышны яратып яшәгән ул.
Бабаем минем легендар шәхес. Аның тормыш юлы бик куркыныч елларга туры килгән, ул чын мәгънәсендә каһарман, курку белмәс, Ватанына тугры булып калган кеше.
Без — аның оныклары, бабаебыз белән горурланым яшибез. «Батырлык өчен», «Ленинградны саклаган өчен», Ватан сугышы ордены, «Фронтовик» күкрәк тамгасы, юбилей медальләре гаиләнең тарих битләрен барлаганда, бабаебыз истәлеген саклаган олы ядкарьләр булып тора. Хәзер инде әбием дә, бабаем да бакыйлыкка күчтеләр. Бездән аларга изге дога һәм алар турында якты истәлекләр генә калды. Шулай да без аларны онытмыйбыз, онытырга хакыбыз да юк. Аларның батырлыгы, тырышлыгы алдында баш иябез!
Язмамны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: Бөек Ватан сугышы тәмамланганга инде 80 ел үтсә дә, сугыш китергән авырлыклар, югалтулар әле Һаман да күңелләрдә саклана. Бабаем гел әйтә иде: «Без күргәнне сезгә, балалар, күрергә язмасын. Илебездә бүтән сугышлар булмасын. Күкләребез аяз, матур булсын! » - дия иде. Чыннан та җир йөзендә беркайчанда сугышлар булмасын иде. Без, үсеп килүче буын, тыныч тормышта яшәсәк иде. Cугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда гына күреп, әдәби китаплардан гына укып белсәк иде! Беребезгә дә, беркемгә дә сугышны яңадан кичерергә язмасын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев