1 сентябрьгә ничек ял алырга?
Еллык түләүле отпускның бер өлешен алырга мөмкин
1 сентябрьдә мәктәп линейкасына килергә теләгән ата-аналарның ял көннәрен рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. Бу хакта Хезмәт министрлыгы үзенең Telegram-каналына сылтама белән Шәһри Казан яза.
Беренчедән, еллык түләүле отпускның бер өлешен алырга мөмкин. Хәтта бу дата отпусклар графигында булмаса да, җитәкчелек белән килештереп, аңа үзгәрешләр кертергә була.
Икенчедән, отпускны хезмәт хакын сакламыйча рәсмиләштерә аласыз. "Ул гаилә хәле һәм башка җитди сәбәпләр буенча хезмәткәрнең эш бирүче белән килешкәннән соң, язма гаризасы буенча бирелә" дип ачыклык кертелә министрлыкта.
Анда шулай ук ассызыкланганча, җитәкчелек хезмәткәрләрнең билгеле бер категорияләренә: мәсәлән, хәрби хезмәткәрләрнең тормыш иптәшенә һәм инвалидлыгы булган хезмәткәрләргә ялларын үз исәбенә алуга каршы килә алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев