Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

2025 елда Балтач районында дистәләгән гаилә «Гаилә» милли проекты кысаларында 3 млн 500 мең сумлык пособие алган

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү — җәмгыятьнең мөһим бурычы, һәм мондый инициативалар, әлбәттә, гаиләләрнең социаль иминлеген һәм балаларның киләчәген ныгытуга ярдәм итә

2025 елда Балтач районында дистәләгән гаилә «Гаилә» милли проекты кысаларында пособие алды. Аларның гомуми суммасы — 3 млн 500 мең сум, 46 ана – 50 мең сум, 12 ана – 100 мең сум акчалата ярдәм алган.

Бу проект Татарстан Республикасында гаиләләргә ярдәм итү һәм күпбалалы гаиләләрнең социаль статусын күтәрү максатыннан тормышка ашырыла.

Әлеге ярдәм кемнәргә бирелә? 

  • Авыл җирлегендә яшәп, 25 яшькә кадәрге беренче баласын тапкан аналарга 50 мең сум күләмендә түләү каралган.
  • Авыл җирлегендә яшәп, 29 яшькә кадәр өченче яки аннан соңгы бала тапкан аналарга 100 мең сум күләмендә түләү каралган.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү — җәмгыятьнең мөһим бурычы, һәм мондый инициативалар, әлбәттә, гаиләләрнең социаль иминлеген һәм балаларның киләчәген ныгытуга ярдәм итә.

#Миллипроектларф
#Миллипроект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев