Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

2025 елның истәлекле вакыйгалары

Узып киткән 2025 ел районыбыз тарихында нинди вакыйгалар белән истә калды?

1. Хыяллар чынга ашты – Балтачыбызда өр-яңа, мәһабәт “Балтач – Арена” Боз сарае ишекләрен ачты. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Яңа ел бәйрәмнәренә ачылуы әйбәт булды, Боз сарае тимераякта шуулардан, хоккей уеннарыннан гөрләп торды, әле дә шулай.

2. Бистәбезнең “Каенлык” урамында күпфатирлы йорт сафка басты.

Дәүләт торак фонды программасы нигезендә төзелгән йортта күпбалалы гаиләләр, ятим балалар, социаль өлкә хезмәткәрләре, шәфкать туташлары, табиблар яши.

3. Югары Шубан авылында “Дәвамлы һәм актив тормыш” милли проекты кысаларында яңа модульле фелдьшер-акушерлык пункты төзелде.

Әлеге бинада беренчел сыйфатлы медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм медицина персоналының эшен тәэмин итү өчен барлык шартлар тудырылган.

4. Шубан төп белем бирү мәктәбенә капталь ремонт үткәрелде.

Биредә балалар бакчасы да урнашкан. Яшьләр һәм балалар милли проекты кысаларында, тормышка ашкан төзекләндерүгә авыл халкы да, мәгариф хезмәткәрләре белән балалар да бик шат.

5. Районыбызда бердәнбер мари милләте яшәгән Улисьял авылы клубы өр-яңадан үзгәртелеп, төзелеп, яңартылып файдалануга тапшырылды.

Мари авылы гөрләп яши, яшь гаиләләр йортлар сала, юллар төзек, балалар бакчасы, башлангыч мәктәп ремонтланган, мини футбол кыры бар.

6. Җәйнең ямьле бер көнендә, Чепья авылында, республикакүләм Гырон-быдтон бәйрәме узды.

Биредә Татарстан, Мари Иле, Удмуртия республикаларыннан һәм Киров өлкәсеннән вәкилләр килде. Бәйрәмдә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары,Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов та катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев