Җәмгыять

2027 елда Бигеш очып китү полосасын ремонтлаячаклар

2025 елда аэропортның очып китү-утыру полосасын реконструкцияләү буенча проект-эзләү эшләренә тендер бастырылды

2027 елда Бигеш (Түбән Кама) аэропортында очып китү полосасын ремонтлау башланачак. Очышларның гамәлдәге расписаниесе үзгәрмәячәк – аэропортны ремонт вакытында япмаячаклар. Бу хакта ТР Дәүләт Советының профильле комитеты утырышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Проект агымдагы елның 1 апрелендә РФ Главгосэкспертизасының хуплавын алды инде. Реконструкция 124,5 мең кв. метр мәйданны били. Полосаның үзеннән тыш, руль юллары һәм яктылык сигналы җайланмалары яңартылырга тиеш.

2025 елда аэропортның очып китү-утыру полосасын реконструкцияләү буенча проект-эзләү эшләренә тендер бастырылды.

НТР 24

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев