Контрольгә эләгүче товарлар исемлеген хөкүмәт раслаячак
2027 ел башыннан илдә азык-төлек продуктларының аерым категорияләренә бәяләрне күзәтү механизмы эшли башлаячак. Бу инде хокукый актларның рәсми порталында урнаштырылган Федераль закон белән каралган.
Контрольгә эләгүче товарлар исемлеген хөкүмәт раслаячак. Исемлектәге һәр позиция өчен бәяне теркәү генә түгел, ә аның вакыт узу белән ничек үзгәрүен һәм аңа нинди факторлар йогынты ясавын өйрәнәчәкләр.
Моннан тыш, закон сәүдә компанияләре эше турындагы мәгълүматларга нинди федераль ведомстволар керә алачагын беркетәчәк. Сүз җентекле мәгълүмат турында бара — сату һәм китерү күләмнәреннән алып финанс күрсәткечләренә кадәр: предприятиеләрнең керемнәре, чыгымнары һәм табышы.
Вести Татарстан
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев