21 апрель — Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне
Соңгы еллардагы вакыйгалар безне тагын да бердәмрәк, көчлерәк итте, илебез һәм халкыбыз өчен горурлык тудырды
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, җирлек депутатларын чын күңелдән Җирле үзидарә көне белән тәбрик итәм.
Җирле үзидарә — халыкка иң якын торган хакимият структурасы. Дәүләтебезнең бу бәйрәмне билгеләп үтүе җирле хакимият вәкилләренең хезмәтенә игътибары турында сөйли. Кешеләрнең гозер-үтенечләрен тыңлау, аларны борчыган мәсьәләләрне чишү зур сабырлык, тырышлык таләп итә. Инициативалы, битараф булмаган кешеләрнең хезмәте, тәҗрибәләре, җаваплы карарлар кабул итә белүләре нәтиҗәсендә безнең җирле үзидарә органнары үз эшчәнлеген максатчан башкара. Һәр тармакта эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру, социаль-икътисади хәлне яхшырту, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү җирле үзидарә җитәкчесеннән һәм хезмәткәрләреннән киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык сорый.
Соңгы еллардагы вакыйгалар безне тагын да бердәмрәк, көчлерәк итте, илебез һәм халкыбыз өчен горурлык тудырды. Без барыбыз да бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Һәм сез моның өчен күп эшләр башкарасыз, җиңүне якынайтасыз.
Туган районыбыз һәм район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, күп еллар тырыш хезмәт куйган ветераннарга һәм бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үтәүче барлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык-иминлек, халкыбызга нәтиҗәле хезмәт итүдә көч-куәт, рух ныклыгы телим.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев