82 ел элек Сталинград сугышы тәмамланды
Җәмгыять

82 ел элек Сталинград сугышы тәмамланды

Без хәтерлибез, без горурланабыз!

2 февраль көнне районыбызның Геройлар аллеясына ватанпәрвәр райондашларыбыз җыелды. Биредә  Сталинград янындагы коточкыч сугышларда һәлак булганнарны искә алу  көне билгеләп үтелде.

Сталинград сугышы геройларының исеме мәңгегә безнең йөрәкләрдә! Бу истәлекле көнне без онытмаячакбыз, буыннан-буынга тапшырачакбыз. 

Без хәтерлибез, онытмыйбыз, горурланабыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Хәтер көне

Нет комментариев