“ӘБИЛӘР СХЕМАСЫ”: АКЧА ДА ЮК, ФАТИР ДА
Россиядә яңа алдау төре барлыкка килгән. Өлкән яшьтәге кеше торагын сата, акча ала. Берникадәр вакыт узгач, «мошенниклар корбаны булдым, акчасыз калдым» дип, саткан торагын кире кайтаруларын таләп итә. Ә сатып алучы тораксыз да, акчасыз да кала. Халык телендә әлеге алдау төрен «әбиләр схемасы» дип йөртәләр.
Казаннан Әхмәдуллиннар гаиләсе дә "бабкинг«ка эләккән.
— Икенче балабыз тугач, торак шартларын яхшыртырга булдык. 2023 елда Казанда Серов урамында 4,8 миллион сумга 56,2 квадрат метрлы фатир таптык. Балконы булмаганга, ремонт таләп ителгәнгә арзанрак иде, — дип сөйләгән Казаннан 36 яшьлек Динар Әхмәдуллин «Бизнес онлайн» электрон газетасына.
Фатир хуҗасы 1950 елгы Венера Мөхәммәтҗанова Кырым якларына күченергә теләгән, шуңа да торакны сатарга булдым, дип аңлаткан. Барысы да закон нигезендә эшләнгән: сатучы психиатрдан, наркологтан сәламәтлеге турында белешмә китергән, торакта берәүнең дә теркәлмәве хакындагы мәгълүматны да күрсәткән. Үзе дә сатыласы фатирдан пропискадан төшкән. Сатып алу эшләрен риэлтор башкарган. Фатир бәясенең 300 мең сумын Әхмәдуллиннар пенсионерга акчалата биргән. Венера ханым акча алуы хакында расписка да язган, ипотека килешүе төзелгән. Калган 4,5 миллион сум сатучының банктагы счетына банк аша күчерелгән. Әхмәдуллиннар торакның яңа милекчеләре буларак, шунда теркәлгән. Тик берничә атнадан кабул итү актын имзаларга, ачкыч алырга дип баргач, гаилә фатирга керә алмаган. Венера ханым аларга ишекне ачмаган, сатып алу килешүенең дөрес түгеллеген расларга ниятләвен әйткән. Ә фатирны сатканнан кергән акчаларны мошенникларга тапшырдым, дигән. Шок хәлендә калган гаилә полициягә, судка да мөрәҗәгать итеп караган. Тик әби әле дә фатирдан чыкмый икән...
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Сүз уңаеннан, машиналарны да «әбиләр схемасы» буенча сата башлаганнар. Мошенниклар пенсионер әбиләр итәге артына качып автомобиль саталар да намуслы сатып алучыларны акчасыз да, машинасыз да калдыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев