Аерылмагыз, аерылмагыз
Гаилә — гомер чишмәсе дигәннәр борынгылар
Барыбызга да мәгълүм булганча, гаиләнең төп нигезе, башлангычы булып ир белән хатын тора, алар аерылса гаилә юкка чыга, таркала.
Ислам шәригате ир-егет белән хатын-кыз гаилә корганчы, никахның таләпләре итеп, аларның бер-берсенә пар булуларын куя. Бу очракта дингә карашларның бер булуы мөһим. Яшьләре, холыклары, матурлыклары, социаль хәлләре һ.б. яктан пар булулары никахның шарты түгел, бәлки таләпләре, киңәшләре генә. Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне дә парлы итеп яралткан. Төн — көн белән, ай — кояш белән, җир — күк белән, җан — тән белән бер-берсен тулыландырган, камилләштергән кебек, ир белән хатын да бер-берсен камилләштерә, бер-берсен тынычландыра, бәхетле итә ала.
Гаиләдә бала туу зур сөенеч, ул Аллаһының зур бүләге, ягъни гаилә тулы булып корылып бетә.
Психологлар гаиләләрне берничә төргә бүлеп карый — вакыт узсынга дип корылган гаиләләр, исәп буенча корылганнары, бала өчен һәм димләп кушылган парлар. Кайсы гына очракны алма, ир белән хатын арасында үзара аңлашу булмаса, гаиләләрнең киләчәге юк. Даими җәбер-золым астында, әти-әнисенең туктаусыз талашканын ишетеп һәм күреп үскән балалар күп очракта үзләре дә бәхетле гаилә кора алмый.
Ике арада аңлашыл-маучылыклар гаилә корганда төрле хаталар ясау, шул исәптән ир белән хатынның бер-берсенә пар булмавы, эчкечелек белән мавыгу яисә өйләнешүчеләрнең гаилә тормышына әзер булмавы нигезендә килеп чыга. Бу исә гаиләдә ызгыш-талашларга, хәтта бер-береңне күрә алмауга кадәр китерә. Мондый шартларда, әлбәттә, ир кеше дә, хатын да гаиләдә бер-берсе алдында тиешле бурычларын үти алмыйлар. Нәтиҗәдә өйдә золымлык, явызлык артканнан-арта бара, балалары да, үзләре дә кайгы-хәсрәткә баталар, йортның җылы гаилә учагы сүнеп, тормышны караңгылык баса, ир белән хатын бер-берсенә якын кеше, терәк булган җирдән дошманга әйләнәләр. Ир дә, хатын да төшенкелеккә бирелеп, жылылыкны каяндыр читтән эзли башлыйлар, үзләренә яңа юаныч табалар. Алар үз тормышларында, ягъни ир үзенең хатыны белән, хатын үзенең ире белән яшәүнең мәгънәсен күрми башлыйлар һәм бу адымнары белән зур хата ясыйлар. Гаиләгә өченче кеше керә — ирме, хатынмы чит кешене якын итә башлыйлар, аның белән киңәшләшә, серләр бүлешә. Һәр ике як та вакытында хаталарын аңлап туктап калмасалар, бу хәлнең ахыры аяныч белән тәмамлана — гаилә таркала, ир белән хатын аерылышып, тормышларын икенче кешеләр белән бәйлиләр.
Гаиләдә кемдер үзе яисә икәүләп эчкечелеккә бирелгән очракларда таркалу тагын да тизрәк була. Әлбәттә, мондый очракта бер-береңә булган җылы мөнәсәбәт, балаларга карата ата-ана мәхәббәте, тәрбия иң ахыргы урында кала.
Әйткәнебезчә, ир белән хатынның аерылуы — тетрәндергеч хәл, тискәре вакыйга. Бу хәлне булдырмас өчен хөкүмәт оешмалары, матбугат чаралары, төрле җәмәгать оешмалары, хокук саклау органнары, балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау һәм опека органнары, психологлар күп эш башкарса да, мондый очраклар безнең җәмгыятебездә күп еллар буена зур проблема булып кала һәм уңай якка үзгәрешләр бик аз. Бик ерак китмичә, соңгы вакытта Балтач районында бу юнәлештә эшләр ничек тора, саннарга күз салыйк әле:
2023 елда районыбызда 142 яңа гаилә барлыкка килгән. Шул ук вакытта Балтач җәмәгать судына аерылышу турында 54 дәгъва гаризасы кергән. Бу гаризаларның 7се дәгъвачы гаризасын кире алуы сәбәпле, туктатылган, ә 32 гариза канәгатьләндерелгән.
Район башкарма комитетының Гражданлык хәле акларын теркәү бүлегендә, ягъни безнеңчә ЗАГСта ир белән хатынның килешүе нигезендә (гаиләдә балигълык яшендә балалары булмаган очракта) 2023 елда 8 гаилә аерылган.
Җәмәгать суды аша аерылган гаиләләрнең социаль ягын карасаң, 29 аерылган гаиләдә балигь булмаган балалар бар.
Аерылышучыларның бергә торган елларын карасаң — биш елга кадәр бергә торган парлар — 11; 5 елдан 10 елга кадәр торганнар — 14 пар; ун елдан артык торганнар 14 пар булган.
Аерылган парларның яшьләре буенча карасак — 40 яшькә кадәр булган парлар — 24; 40 тан 50 яшькә кадәр — 6; 50 яшьтән өлкән 2 пар аерылган.
2024 елда районыбызда 106 яңа гаилә яңа тормышка аяк баскан. Шул ук вакытта Балтач җәмәгать судына аерылышу турында 40 дәгъва гаризасы кергән. Бу гаризаларның 9сы дәгъвачы гаризасын кире алуы сәбәпле, туктатылган, ә 31 гариза канәгатьләндерелгән.
Район башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә, ягъни ЗАГСта ир белән хатынның килешүе нигезендә (гаиләдә балигълык яшендә балалары булмаган очракта) 2024 елда 8 гаилә аерылган.
Җәмәгать суды аша аерылган гаиләләрнең социаль ягын карасаң, 31 аерылган гаиләдә балигь булмаган балалар бар.
Аерылышучыларның бергә торган елларын карасаң — биш елга кадәр бергә торган парлар — 15, 5 елдан 10 елга кадәр торганнар — 12 пар, ун елдан артык торганнар 15 пар булган.
Аерылган парларның яшьләре буенча карасак — 40 яшькә кадәр булган парлар — 19, 40 тан 50 яшькә кадәр — 5, 50 яшьтән өлкән 3, 70 яшькә кадәр 1 пар аерылган.
2025 елда районыбызда 127 яңа гаилә барлыкка килгән. Шул ук вакытта Балтач җәмәгать судына аерылышу турында 39 дәгъва гаризасы кергән. Бу гаризаларның 3се башка судларга жибәрелгән, 6сы дәгъвачы гаризасын кире алуы сәбәпле туктатылган, ә 45 гариза канәгатьләндерелгән.
Район башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә, ягъни ЗАГСта ир белән хатынның килешүе нигезендә (гаиләдә балигълык яшендә балалары булмаган очракта) үткән елда 12 гаилә аерылган.
Җәмәгать суды аша аерылган гаиләләрнең социаль ягын карасаң, 45 аерылган гаиләдә дә балигь булмаган балалар бар.
Аерылышучыларның бергә торган елларын карасаң — биш елга кадәр бергә торган парлар — 13, 5 елдан 10 елга кадәр торганнар — 16 пар, ун елдан артык торганнар 22 пар булган.
Аерылган парларның яшьләре буенча карасак — 40 яшькә кадәр булган парлар — 36, 40 тан 50 яшькә кадәр — 10, 50 яшьтән өлкән 2 пар аерылган.
Бу саннардан күренгәнчә, аерылышучыларның бергә тору елында да, яшьләре буенча да төгәл эзлеклелек юк, бары тик аерылышырга биргән гаризалар һәм гаризаларын кире алучылар буенча гына якынча бер үк саннар.
Инде ассызыклап әйтел-гәнчә, дәүләт тарафыннан күп чаралар күрелүгә карамастан, гаиләләрнең тотрыклылыгы елдан-ел җәмгыятьтә кискен проблема булып кала. Гаилә таркалмасын өчен иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: иң элек, гаилә корганчы яшьләребезне бу юнәлештә ныклап тәрбияләргә кирәк. Бер-береңә игътибарлы һәм ихтирамлы булу хисе парларда бер көндә генә барлыкка килми. Ике арада бәхәс килеп чыккан очракларда бер-береңә юл куя белү дә зур әһәмияткә ия. Шулай ук гаилә тормышында зур финанс чыгымнары яисә аңлашылмаучылыклар турында ачыктан-ачык сөйләшү зарур. Бу тормышта бер-береңә терәк булу һәр ике якта да юл куюны сорый. Әйе, гаилә җәмгыятебезнең нигезе, ул — йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни — йортның тоткасы, ә балалар — аның көзгесе булып тора.
«Гаиләне саклау» кыйссасы
Имам янына бер хатын килә дә:
— Әй хәзрәт, ике ел элек ирем белән миңа никах укыган идең. Хәзер инде аер безне. Мин аның белән бергә яшәргә теләмим, — ди.
— Аерылырга теләвеңнең сәбәбе нидә? — дип сорый хәзрәт.
— Барлык хатыннарның ирләре өйләренә вакытында кайта, ә минеке һаман соңга кала. Шул сәбәпле, көн дә диярлек өйдә тавыш чыга.
Хәзрәт гаҗәпкә калып:
— Аерылырга теләвеңнең сәбәбе өйгә соңга калып кайтуда гынамы? — дип сорый.
— Әйе, мондый кимчелеккә ия булган ир белән яшәргә теләмим. Башкалар кебек вакытында кайтсын, — дип җавап бирә хатын.
— Аеруын аерырмын, әмма бер шартым бар: өеңә кайт, зур, тәмле күмәч пешереп, миңа алып кил. Аны пешергән вакытта өеңнән бернәрсә дә кулланма: тозын да, суын да, онын да, йомыркасын да, сөтен дә күрше-тирә хатыннардан сорап ал. Сәбәбен аларга да аңлат, — дип әйтә. Бу хатын өенә кайтып китә. Күрше хатынына кереп:
— Әй, күршем, бер савыт су биреп тор әле, — ди. Күршесе:
— Суыгыз беттеме әллә? Сезнең ишегалдында кое бар иде түгелме соң? — дип сорап куя.
— Суыбыз бар барын. Иремнән зарланып, хәзрәт янына: «Аер мине иремнән» дип барган идем, — дип әйтүгә, күршесе:
— Әй, син минем иремне белсәң иде! — дип, иреннән зарлана башлый. Шуннан соң хатын икенче күршесенә тоз сорап керә.
— Нәрсә, тозың беттеме әллә? Бер кашык тоз сорап кергәнсең, — ди күршесе.
— Тозыбыз бар барын, әмма иремнән зарланып, хәзрәт янына: «Аер мине иремнән» дип барган идем, — дип әйтүгә, күршесе:
— Әй, син минем иремне белсәң иде! — дип, озак кына вакыт иреннән зарлана. Шулай итеп, бу хатын кайсы гына күршесе янына әйбер сорап керсә дә, барысының да ирләреннән зарлануын ишетә.
Күмәчне бик зур, тәмле итеп пешерә. Хәзрәт янына алып барып, бу күмәчне аның кулына тоттыра.
— Әй хәзрәт, рәхмәт сиңа, күмәчне гаиләң белән тәмле итеп аша, әмма мине иремнән аера күрмә.
— Нәрсә булды, кызым? — дип сорый хәзрәт хатыннан.
— Минем ирем бөтенесенең ирләреннән дә әйбәтрәк икән, — дип җавап кайтара ул.
Бу тарихи хәлдән гаилә тормышында сабырлыкның никадәр кирәкле сыйфат икәнлеге күренеп тора, ягъни гаилә тотрыклы булсын өчен, ир белән хатын бер-берсенең кимчелеген эзләмәскә, күзәтмәскә, күрмәскә тырышырга тиеш. Кайсы вакытта күрсәң дә, күрмәгән кебек хис итәргә яисә йомшак, матур тел белән шул кимчелекләрне төзәтү юлларын күрсәтергә кирәк. Ир белән хатын — дуслыкның иң югары дәрәҗәсенә күтәрелгән кешеләр.
Фәрит Шәрифуллин,
Балтач районы өлкән җәмәгать судьясы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев