Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

"Ак калфак"лылар Кәшифә Тумашева музеена сәяхәт кылдылар (+фоторепортаж)

Балтачыбыз ак калфак белән бәйле хатирәләрне яңартты. Кичәдә район балалар сәнгать мәктәбенең Эрик Васинкин җитәкчелегендәге "Эра" бию төркеменең "Ак калфак" җырына башкарылган данлыклы биюләрен тамашачы бик яратып кабул итте. Бию коллективы бу чыгышлары белән "Созвездие-йолдызлык" фестивале сәхнәләрендә призлы урыннар алып, мәртәбәле чараларда күп тапкырлар тамашачы мәхәббәтен яулап киләләр. "Ак калфак"...

"Ак калфаклы без!" дип горурланып әйтә торган тагын бер мөмкинлегебез бар. Нөнәгәр урта мәктәбе каршында эшләп килүче Кәшифә Тумашева музее бар. "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы делегациясе автобуска утырып, районыбызның Киров өлкәсе белән чиктәш булган икенче бер почмагына Нөнәгәр авылына әлеге музей белән танышырга юл алды. Бу музейда "Ак калфак" музыкаль әсәре белән бәйле хатирәләр саклана:
"Кәшифә Тумашева Татар Дәүләт академия тетры режиссеры була. Ул 1951 елда Сара Садыйкова белән очраша һәм аннан Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектакле өчен музыка язуын үтенә. Бу Сара Садыйкованың сәхнә әсәрләренә беренче көй иҗат итүе була. "Ак калфак"тан башланган спектакльләргә музыка язу эше Сара Садыйкованың композиторлык юлында яраткан хезмәте булып китә", дип таныштыра укучылар. Бу мәгълүматны ишетү - үзе үк горурлык!

"Ак калфак" пьесасы Балтач кызы - Кәшифә Тумашева тырышлыгы белән мәңгеләштерелә, озак еллар уңышлы гына сәхнәдә уйнала.
Музейны торгызучы һәм Дания ханым Кәлимуллина һәм бертөркем мәктәп укучылары экскурсовод ролендә Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашеваның аянычлы балачагы, тормыш юлы, гаиләсе, нәсел шәҗәрәсе, иҗаты һәм иҗатташ дуслары хакында, аның чын профессионал беренче татар хатын-кыз режиссеры, актриса, радио дикторы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе булуы турында бай мәгълүмат бирделәр.
Мәгариф ветераны Ленура апа Сафина да Кәшифә Тумашева һәм аның гаиләсе белән якыннан таныш булуы хакында сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты. Районның «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Камалова районда беренче татар хатын-кыз режиссер Кәшифә Тумашева һәм башка данлыклы якташ хатын-кызларга багышланган музей почмаклары төзү ниятен яңгыратты.
Кадрия Идрисова Зөлфирә ханымның бу алымын югары бәяләде: "Нинди генә эш башкарылса да, нәтиҗәсе тәрбия булырга тиеш", дип ассызыклады. - Милләтебезнең күренекле шәхесләре белән горурланып үскән баланың киләчәге өметле була. Нөнәгәр мәктәбе укучылары бу яктан бик бәхетле, алар үз тарихларын белеп үсәләр". Сезнең мөгаен, суларыгыз шундыйдыр - гади генә мәктәп укучысы да күңеле аша үткәреп, образга кереп, тамашачыны елатырдай итеп уйный белә. Бу бит талант!" диде.
Музейда оештырылган театральләштерелгән музыкаль кичә кунакларның басып, "Ак калфак" оешмасының гимнына әверелгән "Ак калфакның табылган чагы" җырын башкару белән тәмамланды.
#КомандаТатарстана #Аккалфак #Балтач #Балтаси #Бишектуе #Татарконгрессы #Татарстанмузейлары
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250