Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Алабуга районында уртача хезмәт хакы 200 мең сумнан артып киткән

Махсус икътисадый зонада бүген 50 меңнән артык кеше эшли

Алабуга районында уртача хезмәт хакы 209 мең сумга кадәр арткан. Бу күрсәткечкә төп өлешне «Алабуга» махсус икътисадый зонасы предприятиеләре кертә. Бу хакта хисап сессиясендә район башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.

Махсус икътисадый зонада бүген 50 меңнән артык кеше эшли. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең күбесе районнан читтә яши һәм көн саен күрше муниципалитетлардан килә. Бу маятник миграциясен көчәйтә, шуңа күрә хакимият аның масштабларын акрынлап кыскартырга ниятли.

МИЗда хезмәт хакларының артуы сәнәгатьнең актив үсеше белән бәйле. Район башлыгы сүзләренә караганда, 2025 ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт 534,9 млрд сумга җиткән. Чагыштыру өчен: 2023 елда ул 158,6 млрд сум тәшкил иткән, 2024 елда – 275,5 млрд.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев