Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Аларның хезмәте күз алдында

Октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Бу көн — хезмәтләре һәм осталыклары белән юлларны төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә тотучы кешеләрнең бәйрәме. Алар барысы да эшләренә җаваплы карап, аны намус белән тырышып башкаралар.

Юлчы эше барыбызның да күз алдында. Елның теләсә кайсы вакытында, төрле һава торышында районда юлларның сыйфаты яхшырсын һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен куркынычсыз булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшли алар.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше белән танышыр өчен «МДСУ-1» оешмасының яңа директоры Марат Харис улы Каюмов белән әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.

— Марат Харисович, һөнәри бәйрәмегезне нинди нәтиҗәләр белән каршы аласыз?

— Безнең быел эш күләме үткән ел белән чагыштырганда хәйранга күбрәк. Балтач райо-нында гына да быел 1 миллиард 200 миллион сум эшләр эшләнде, ә узган ел башкарылган эшләр күләме 600 миллион сумлык иде. Ел ахырына барлык эшләнгән күләмнең суммасы ике миллиард 300 миллион сумнан артып китәчәк. Моңа ирешү өчен планлаштырылган барлык эшләрне шушы бер айда тәмамларга дигән бурыч куйдык үз алдыбызга. 

Районда эшләнгән иң зур объектыбыз — Арбор-Шеңшеңәр юлы. Ул Смәелгә кереп китә торган юлдан башлана, шулай ук әлеге юлга Сизнер, Иске Чепья, Чепья авыллары янындагы юллар да керәчәк. Бу эшнең бәясе 300 миллион сум. Бистәбез урамнарына асфальт җәю эшләрен дә ел да башкарып киләбез. Болардан тыш быел Кукмара һәм Саба районнарына да чыгып эшләдек.

— Моның кадәр күләмле эшләргә алыныр өчен, шулай ук заманча технология белән башкарыр өчен техникаларның да заман шартларына туры килүе дә, күп булуы да кирәктер?!

— Безнең оешмада 180нән артык техникаларыбыз бар. 2011 елда, мин шушы оешмада эшли башлаганда, юллар идарәсенә яңа технологияләр әле керә генә башлаган иде. Безгә эшебездә иң кирәкле әйбер — ул 3 D технология, ягъни навигациянең спутник сис-темасы. Бу тракторларның кайда йөргәнен күрсәтә торган навигация түгел, ә үзе эшли торган дәрәҗәгә җиткерә торган система. Бу проектны үзебездәге техникаларга урнаштырыр өчен мин интернеттан бик күп өйрәндем, җитәкчебез Рашит Мәгъсумович Ильясов финанс яктан тәэмин итеп, нинди генә тәкъдим белән керсәм дә каршы килмәгән иде. Бу безнең эшне биш-алты тапкырга тизләтә торган система, мондый җиһазлары булган техникаларда эшләүчеләр гел тракторларыннан төшеп, тигезлекне карап йөрергә мәҗбүр түгелләр, бу автомат рәвештә эшләнә. Тырыша торгач өйрәнеп урнаштырдык без аны һәм бүгенге көндә мондый прибор безнең алты техникабызда бар. 

Заманча техникалар дигәндә, юлда эшли торганнарына гына тукталып калмыйча, лаборатория эшчәнлеген дә ассызыклап узасым килә. 2021 елда яңа ГОСТ таләпләре керде. Иске асфальтларны хәзер кулланырга ярамый. Шуңа да без яңа завод, яңа лаборатория төзедек. Анда бик күп көч керде. Бу система көн дә яңалыкларны өйрәнеп торуны таләп итә, чөнки технологияләр заманчалашып, үзгәреп тора. Заводта бер көнгә иң күп асфальт 1200 тонна тирәсе чыгарылды. Шуннан чамалап эшлибез инде. 
Бүгенге көндә ике бригада асфальт салу эшендә хезмәт куя. Хәзер инде көн дә үзебезгә кирәгенчә генә асфальт җитештерелә. Асфальт җитештерүгә кирәкле чималны Уралдан кайтартабыз, чөнки бездәге чималлар аңа яраклы түгел, таләпләргә туры килми.

— Район халкы юллар начарлыгы буенча, кыш көне юлларны чистарту буенча мөрәҗәгать итәләрме?

— Юллар чистарту буенча шуның кадәр мөрәҗәгать юк, чөнки ул юнәлеш буенча эшебезне наять итеп башкарабыз. Егетләребез иртәнге сәгать өчтә торып чыгып китәләр һәм инде кеше эшкә бара башлаганчы юлларны ачалар. 

Ә менә начарланган юллар буенча зарлар күп килә. Кайбер авыллар арасында, авылга керә торган юллар моннан инде утыз ел элек салынган, аларның кайберләре чыннан да инде бик начар хәлгә килеп, чакыр-чокырлы булып бетте. Моңарчы юлларны төзекләндерүгә шуның кадәр күп акча бирелми иде, быел менә ул якта финанслау әйбәт булып, безнең тарафтан башкарылган эшләр дә һәркемнең күз алдында. Юл хезмәтендә эшләүчеләр алны-ялны белми хезмәт куялар, инде өченче атнасын ялсыз эшлиләр егетләр, бик зур рәхмәт аларга, төп таянычым алар, чөнки үзем генә мин бер әйбер дә эшли алмас идем. Шулай ук безне эш белән тәэмин итүдә ярдәм итүчеләр — район башлыгы Рамил Рашитович Нотфуллинга, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоатович Хәйретдиновка, оешманың учредительләре Рашит Мәгъсумович Ильясовка, Радик Гайфетдинович Закировка һәм Бари Олегович Акберовка бик зур рәхмәт. 

— Кадрларга кытлык юкмы? 

— Бүгенге көндә андый проб-лема юк, дөрес, 2023, 2024 елларда авырлыклар белән очраштык. Бу инде Казанда барган зур төзелешләр белән дә бәйле булгандыр, чөнки һәркем керемле эш эзли. Ләкин хәзер һәрбер техниканың үз механизаторы, һәрбер тармакның үз җаваплы кешесе бар.

— Октябрь уртасына җиттек, кышка әзерлек ничек?

— Кышка әзерлек 100 %. Техникалар буенча алып караганда, ел саен бер КДМ (комбинированная дорожная машина) алып торабыз, быел да берәү кайтты. Кыш көне шундый тугыз "КамАЗ"ыбыз эшләячәк, ә берсе запаста торачак. Болардан тыш грейдер, "МТЗ«лар барысы да әзер. Бозлавыклы вакытта кулланыла торган ком-тоз катнашмасы да 100 % әзер. 

— Марат Харисович, махсус хәрби операция зонасына сезнең коллективтан да шактый кеше алынды һәм белүебезчә, сезнең оешма бүгенге көнгәчә аларга һәрдаим ярдәм итеп килә?

— Махсус хәрби операция башлангач, мобилизация кысаларында безнең 7 егетебез алынды. Кызганыч, бер хезмәткәребез хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. Берсе яраланып кайтып, демобилизацияләнде. 16 октябрь көнне мин үзем гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына юл тотачакмын. Солдатларыбызга ярдәм йөзеннән бер «Нива» машинасы алып барачакмын. Бу инде безнең оешма тарафыннан бирелә торган икенче машина, бу матур эшне Рашит Мәгъсумович башлап җибәргән иде (шулай ук «Балтасидорсервис» оешмасыннан да берничә машина тапшырылган иде). Машиналардан тыш бер мотоцикл да җибәргән идек әле. Гаиләләренә дә гел ярдәм итеп торабыз. Калган егетләр исән-сау булып, тизрәк туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә без.

— Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан коллективыгызга әйтер теләкләрегез.

— Минем барлык ышанычым коллективта хезмәт куючыларда. Юл хезмәтенең барлык нечкәлекләрен белеп эшләүчеләр булмаса, без бүгенге нәтиҗәне күрсәтә алмас идек. Рәхмәт аларның гаиләләренә сабырлыклары һәм аңлаулары өчен. Һөнәри бәйрәм уңаеннан һәркемгә тазалык-саулык телим, хәвеф-хәтәрсез эшләргә, юлларда имин генә хезмәт куярга язсын. Иртән өйләреннән ничек чыгып китсәләр, кич белән дә сау-сәламәт килеш әйләнеп кайтырга язсын аларга.

Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хуҗалыгы хезмәткәрләре