Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алда зур эшләр көтә

Бердәм булсак, илебез, дәүләтебез бәрәкәтле көн күрсә, тыныч яшәсәк, барысы да яхшы булыр, иншаллаһ

Күптән түгел районыбызга килгән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Наил улы Садыйков райо-ныбыз башлыгы Рамил Нотфуллин белән «Романтик» лагерында булды.

«Романтик» җәйге ял лагеры капиталь ремонт кичерде, төзекләндерүнең беренче этабы төгәлләнде. Төзекләндерү эшләрен районыбызның «Строймастер» һәм «Артстрой» төзелеш оешмалары үзләренә тапшырылган срокларда сыйфатлы итеп башкардылар.

«Романтик» җәйге ял лагерының тулаем территориясе, төзелеш башланганнан алып, бик нык үзгәрде. Нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәтне күрү бик рәхәт, Ринат Наил улы да башкарылган эшләрдән канәгать булуын белдерде һәм эксплуатация вакытында кирәкле тәкъдимнәрен җиткерде.
Лагерь территория-сендә киләчәктә дә тагын 7 корпус, ФАП һәм башка биналар төзү планлаштырыла, ашханәгә реконструкция ясау өчен дәүләт экспертизасы узган, проект-смета документациясе әзер.

«Романтик» лагерына балаларыбыз бик теләп йөри, хәзер ул матурланды, яңарды, Урман шәһәрчеге генә ни тора! (1 биттәге фоторәсемдә) Районыбызда яшәүче барлык милләт балалары да биредә бик теләп ял итә, аралаша, бер-берсенең телләре, йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре белән уртаклаша, лагерьда ныгыган дуслык, төрле милләт балаларының аралашып яшәүләре озак еллар дәвам итә.

Эшлекле очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Яңгул авылына да сәфәр кылды. Биредә Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемендәге хәрби-патриотик клуб өчен тәгаенләнгән бинаны капиталь ремонт прог-раммасына кертү буенча сөйләшүләр алып барылды. Ниятләгән бу эш уңышлы гына башкарылып чыга калса, районыбыз өчен гаять тә зур, илебез өчен үтә дә әһәмиятле хезмәт булачак бу. Аның Яңгул җирлегендә эшләнүе юкка түгел, биредә ватанпәрвәрлек рухы ярылып ята, бу җирлектә яшәүче төрле буын вәкилләре аны махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итеп, көн дә раслый киләләр.

Җитәкчеләребез «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында да булып, хезмәткәрләр белән аралашты, эшчәнлекләре, яңа идеяләре белән кызыксынды.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы — районда иң нәтиҗәле эшләп килүче яшьләр оешмаларының берсе. Ике ел рәттән әлеге оешма, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән проектта җиңү яулап, районыбыз гаиләләре белән иҗади чаралар уздырды, яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгеләренең дә даими катнашучылары булды.

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләренең нәтиҗәле хезмәтләрен, район яшьләрен, яшүсмер балаларны һәм яшь гаиләләрне иҗатка, спортка җәлеп итү буенча башкарган актив эшчәнлекләрен министр да югары бәяләде, яңа идеяләрен тормышка ашыруда уңышлар теләде. Клубны зурайту, заманчалаштыру тәкъдиме дә хуп-ланды. Клуб бүгенге көндә мәдәниятне дә, спортны да, мастер-классларны да үз эченә ала.
Алда зур һәм мөһим эшләр көтә. Барысы да бүгенге көн һәм дә киләчәк буыннар өчен. Ниятләнгән эшләрне башкарып чыгу өчен республика җитәк-челеге тарафыннан хуп-лау табып, максатларга ирешә калсак, районыбызга янәдән ямь өстәләчәгенә һич шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев