Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алмаз Әхмәтгалиев шигырьләре

Иҗатка, шигырьгә күңел баглавы да туган туфрагы белән, бу туфракның шагыйранә тылсымы белән бәйле.

2024 елда райондашыбыз Алмаз Әхмәтгалиевның «Күзләрдә — төрле язмыш» дигән китабы дөнья күрде. Анда шагыйрьне укучылар арасында таныткан лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланган. Җыентыкта кайнар мәхәббәт шигырьләрен дөнья гаме, яшәү мәгънәсе, милләт язмышы хакындагы әсәрләр алыштыра.

Китапның кереш өлешендә татар язучысы, шагыйре, драматургы һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановның бәяләмәсе урын алган: «Алмаз Әхмәтгалиевның шигырьләре белән күбрәк танышкан саен, күңелдә бер фикер ныгый бара: әдәбият мәйданында ат уйната башлаган бу егетнең өйрәнчек һәм һәвәскәрлек чорын сизми дә калганбыз, ахры... Аннары тагын уйлап куясың: андый чор булды микән Алмаз иҗатында?

Иҗатка, шигырьгә күңел баглавы да туган туфрагы белән, бу туфракның шагыйранә тылсымы белән бәйле. Бер сөйләшүдә ул болай дигән иде: «Сабантуй көне иде. Мин булачак йортымның беренче нигез балчыгын кубарып, аны каерылып артка атканда, офыктан ниндидер нур төшкән кебек булды. Шул нурга карап, күңелемә матур хисләр тулды. Мин шуннан соң шигырь яза башладым. Гүя шигырь миндә булган инде, миңа аларны хәтердә яңартырга гына кирәк иде...»

Беренче карашка үтә дә тыйнак, хәтта бераз оялчанрак Алмазның шигырьләре исә, киресенчә, әллә каян күренеп тора һәм шундук үзенә җәлеп итә. Ниндидер сер, хәтта әйбәт мәгънәдә шаукым-магия бар аның әсәрләрендә. Авылчан ихласлык, самимилек. Кеше буларак бик тә ихлас шагыйрь үз иҗатында да ихлас, аның күңеле укучыга һәрвакыт ачык, һәм ул нинди генә авыр минутларда да шулай ачык, игелекле, хәтта серле-шаукымлы булып кала белә. Ул шигырьне язмый, ясамый, ул аны чын мәгънәсендә иҗат итә!

         Кайтырмын, әнкәй!

Яшел поезд гудок биргән чакта,

Нинди уйлар иде башыңда?

Мин кузгалдым, әнкәй, ерак юлга,

Ә син калдың вокзал каршында.

Серләшкәндә поезд көпчәкләре,

Тартылгандыр йөрәк кылларың.

Син борчылма,   әнкәй,

                       мин кайтырмын

Яңгыратып авыл җырларын.

Таң атканда, мин кайтырмын, әнкәй,

Кулларыма чәчәкләр тотып.

Мин беләм бит солдат улың өчен

Торганыңны синең ут йотып.

Син борчылма, мин кайтырмын, әнкәй!

 

                  Көттең

Яшел поезд юлга кузгалганда,

Җанга тамды кайнар яшьләрең.

Тәрәзәдән кулны болгаганда,

Кинәт кенә мин дә уйлап куйдым:

«Синнән башка ничек яшәрмен...»

Антларыңа тугры калдың, иркәм,

Сүрелмәде синең өметең.

Мәхәббәтне таулар чикләсә дә,

Гайбәтчеләр ялган сөйләсә дә,

Ышанмадың, гел мине көттең.

Хәзер күкне иңләп оча кошлар,

Урманнарда былбыл тавышы.

Синең һаман тау битләрен күзләп,

Офыклардан чалымымны эзләп,

Салмак кына атлап барышың.

Тордың, иркәм, биргән антларыңда,

Тугры булдың, гел мине көттең.

Нык булганга язмыш сынавына,

Бөек Раббым минем куллар белән

Битеңдәге яшьләрне сөртте...

Тугры калдың антыңа: көттең.

 

                    Әби

Капка төбендәге утыргычта

Ак яулыклы әби утыра.

Әл-Ләтыйфка* рәхмәтләрен әйтеп,

Язмыш язган көнен тутыра.

Искә ала үзенең якыннарын —

Кемнәр киткән — кемнәр калганнар.

Кайсылары, яңа яши башлап,

Зур дөньяга аваз салганнар.

Сәгать теле алга барган саен,

Ул сагына кыз һәм улларын.

Кайтмаса да газиз балалары,

Һәммәсенә, матур язмыш теләп,

Дога укый кушып кулларын.

Ничә тапкыр инде кышлар үтте,

Узып китте ямьле язлар да.

Хәзер менә күктә каңгылдашып

Китеп бара киек казлар да...

...Үтте еллар, кайтты балалар да,

Өй эчендә якты сүрелми.

Морҗадан да һәркөн төтен чыга,

Капка төбендәге утыргычта

Әби генә инде күренми.

Әл-Ләтыйф* – Аллаһыбызның исеме.

Әл-Ләтыйф* – Аңлаучы.

 

               *         *         *

Күзләреңдә якты караңгылык...

Икәү бергә үткәргән кичләр.

Ап-ак кардай канатларын кагып,

Баш өстендә очкан саф хисләр.

Ә шулай да, безнең сөю хәзер

Үткәннәрнең татлы сагышы.

Бер офыктан бер офыкка таба

Агып барган болыт чагылышы.

 

               *         *         *

Алга атлыйм гомер сукмагымнан,

Кая илтер борма юлларым?

Җәяү барам киң урамнар буйлап,

Гамьсез картлык – алда юлдашым.

Пар атларда үтәм кышкы юлны,

Кыңгыраулы атлар чабалар.

Яшьлегемнең кар-буранын ерып,

Арттан калмый бара чаналар.

Җиз кыңгырау таккан пар атларым

Чаба юлдан, карлар туздырып.

Ә мин үтәм тормыш юлларыннан,

Язмыш чанасына утырып.

Иярләгән пар атларым чаба,

Кыңгыраулар чыңлый дугада.

Ярсу җилдәй үтте яшь гомерем,

Шаян җилләр көтсен алда да.

 

                      Яшьлегем

Син, яшьлегем, шундый шаян идең,

Җитез булдың яшен уты күк.

Бер карасаң, өй янында йөрдең,

erid: 2VtzqumtM4F

Бер карасаң, әткәй-әнкәемнең

Йөрәгенә аттың маза-ук!..

Ә шулай да күңел түрләреңдә

Очты бары матур хыяллар;

Калыкмады сөңге кебек очлы,

Боздай салкын мәкер-кыялар.

Күкләреңә, аяз күкләреңә

Төн-гүзәлкәй йолдызлар чикте.

Чәчәк үскән ямьле болыныңа

Ак болытлар төшеп ял итте...

Их, яшьлегем, иртә саубуллаштык,

Синең белән уйный алмадым.

Баш өстемдә йөзде олы уйлар,

Колач җәеп көтте киң юллар;

Шул юллардан алга атлаганда,

Җилеп үтте самими еллар.

 

       Бердәнберемә теләгем

Бердәнберем, күпме гомер кичеп,

Татымадым тормыш ачысын.

Барган саен язмыш язган юлдан,

Сүзләремнең сере ачылсын.

Тетрәп куйсын керфек очларыңда,

Кайгы түгел, бәхет яшьләре.

Киткән чакта гел әйтерлек булсын:

«Синең белән рәхәт яшәдем!»

 

         Күзләрдә – төрле язмыш

«Шигыреңдә бер үк сүзләр, – дисең, –

Туйдырдылар мине күзләр», – дисең...

Кабатлыймын сиңа тагын бер кат:

Аларда бит төрле-төрле язмыш,

Кайберсенә тулып киткән алтмыш.

Андый күзләр көтә бала назын,

Кошчыгының моңлы җан авазын.

Болытласа көлеп торган йөзе,

Рәнҗеми ул, моңсу елмая да

Искә ала үтеп киткән язын.

Кайбер күзләр офыкларга багып

Юксынадыр туып үскән җирен;

Сабый чакта, нәни башын сыйпап,

Талгын гына искән авыл җилен...

Кайбер күзләр җылы өй түрендә

Тып-тын гына көтә кичке ашын.

Кайбер күзләр нәни кулы белән

Үксеп елый, сыйпап кабер ташын.

Ә син...

Шигыреңдә бер үк сүзләр, дисең,

Һаман шул ук, бер үк күзләр, дисең...

 

                         Нигез

Бүген төшкә туган нигез керде,

Каршы алды иске коймабыз.

«Сирәгәйдек, ярдәм кирәк!» – ди ул.

Күздән яшьләр килде...

Тыймагыз!..

Сызланудан әрнеп, йорт морҗасы

Үксез җилләр җырын улады.

Бүлмәдәге түшәм һәр ярыктан

Тузан яшен коеп елады.

Ә аннары, авыр ыңгырашып,

Карап әйтте урам ягына:

«Алабута, – ди ул, – монда хуҗа,

Ишегалды сине сагына!..»

Мин булганда, барысы тыйнак иде,

Чүп үләннәр борын чөймәде.

Карый иде койма ярыгыннан, –

Хәтта кычыткан да тимәде.

Чебен куар иде каз бәбкәсе,

Яшел чирәмлектә йөгереп.

Акбай дустым сәҗдә китәр иде,

Азан көйләренә и эреп...

... Төш күрәмен,

                  төшләремдә нигезеннән

Минем белән, имеш, сөйләшә.

Йөрәгемнең капкасына шакып:

«Кайтыгыз!» – дип, үзенә дәшә…

 

              Күршеләр

Күршем белән бик күптәннән —

Бер-беребезне белгәннән —

Ярышамын,

Калышмыймын.

Йорт җиткерсә, койма корса,

Аныкыннан уздырамын.

Билләһи, дим, алдашмыймын!

Күршем бүген абзар сала,

Ә түбәсе шундый биек.

«Матурым, дим, яллыйк оста,

Төзик әле өр-яңадан;

Беренчелек бездә булсын,

Кала күрмик, димен, аста!»

Сүтеп куйгач сараемны,

Кайтарткач баш малаемны,

«И әткәй!» — дип, улым көлде...

...Төзешергә яңабаштан,

Безгә ярдәм итәр өчен,

Киң күңелле күршем керде.

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B