Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Әниемә карап сокланам!

«Әниемнең киңәшләре җанга — дәва, яшәүгә — дәрт бирә, киләчәккә ышаныч уята!»

Әни! Әнием! Нинди ягымлы, йөрәккә якын бу сүзләр! «Әни» дип эндәшә алу — үзе зур бәхет! Мин бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны бүлешүче, кочагына сыенганда: «Кызым, йөрәк җимешем!» дип назлаучы газиз әнием бар.

Дөньядагы ул иң кадерле кешем — Норма авылында яшәүче әнием Фоадия Морат кызы Газизова. Гаиләдә алар 5 бала үсәләр, әнием — өченчесе. Ул шуңа да «Минем 1абыем, 1 апам, 1 энем, 1 сеңлем бар!», дияргә ярата. Әтисе — Морат, әнисе — Гөлсирә колхозчылар. Кечкенәдән алар әби-бабай һәм әти-әни янәшәсендә хезмәт тәрбиясе алалар. Гаилә әгъзаларының сәламәтлекләрен кайгыртып, олы-кечегә игътибарлы булып үскән әнием 1976нчы елда 10нчы классны тәмалагач, Яшел Үзән медицина училищесының фельдшерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлап, 1979нчы елда Нормабаш авылы медпунктында хезмәт юлын башлап җибәрә.

Әнием сөйләгәннәрдән: «Мин килгәндә Нормабашта 312 кешесе булган 68 хуҗалык исәптә иде. Авылда бердәнбер телефон, анысы да колхозның бригада йортында. Район үзәгенә шалтыратасы, авырулар турында хәбәр итәсе булганда, шунда йөгереп бара идем. Ул елларда өйдә бәби табучылар да булды. 20 яшем дә тулмаган иде әле, бер ханымга өендә бәби табарга ярдәм иттем. Мондый хәл берничә тапкыр кабатланды. 10 ел дәверендә кирәк чакта хирург та, теш табибы, күз табибы, ЛОР да булдым... Авыл фельдшерлары киң профильле „земский доктор“ статусына ия бит алар!»

Нормабаш авылында ул үзенең матур яшьлек елларын үткәрә, әтиебез Тәлгать белән кавышып, гаилә коралар. Төп йортта әби-бабай белән 8 ел яшәдек, энем Булат белән шунда туып-үстек. Яңа йорт салып, гаиләбез белән Нормага күчеп төштек. Әнием хезмәт юлын "Балтач Сельхозтехникасы«нда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктында дәвам итте. Биредә 2015нче елга кадәр эшләп, лаеклы ялга чыкты. 

36 ел эшләү дәверендә ФАПларда җаваплы мөдир вазыйфасын башкарды. Югары категорияле фельдшер дәрәҗәсенә ия булды. Сайлаган һөнәренә туг-рылыклы калып, хезмәт юлын намус белән үткәне өчен аның авыл халкы алдында йөзе — ак, күңеле — чиста булды! Хезмәте югары бәяләнеп, хөкүмәт тарафыннан Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Мактау Грамотасы» белән бүләкләнде. Әле ул бүгенге көндә дә авылның «ашыгыч ярдәме». Әгәр гозер белән ишеген каксалар, берәүне дә кире бормый, тәүлекнең төрле вактында югалып калмыйча, кеше сәламәтлеген беренче планга куеп, булдыра алганча ярдәм итә, дәвалый, киңәшен бирә.

Эшләгән елларында Норма авыл Советы депутаты булып та сайланды. Туган авылы Норманың яшәеше һәм җирлек эшчәнлеге белән тыгыз элемтәдә торды. Әле дә җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Күптән түгел дөнья күргән «Олуг Норма авылы тарихы» китабын язуда да әниемнең зур өлеше керде. Гаилә тарихы белән кызыксынып, Гөлсем апа Миңнебаева ярдәме белән 11 буыннан торган нәселебез шәҗәрәсен төзү бәхетенә дә иреште. Аның зирәклегенә, камил акылына, үткен хәтеренә сокланам!

Әниемнең сәләтләре күп төрле, белмәгән эше юк: аш-суга да бик уңган, чигәргә, бәйләргә, җиләк җыярга ярата, табигатькә гашыйк. Җыр-биюгә дә оста, иҗат белән дә шөгыльләнә, шигырьләр дә яза. Әнием туган авылы Нормага багышлап шигырь дә иҗат итте, ул хәзер җырга әверелде. Лаеклы ялга чыккач, дин сабагы үзләштереп, күптәнге изге хыялын да тормышка ашырды.

Алар әтиебез белән безгә югары белем һәм тәрбия биреп, олы тормышка аяк бас-тырдылар. Тик әтиебез генә 6 ел элек арабыздан китте... (Искә алуыбыз дога булып барып ирешсен. Амин!) Безнең хәзер үз гаиләләребез бар. Бу тормышта нинди дә булса уңышка ирешкәнбез икән, без әти-әниебезгә чиксез рәхмәтле һәм бурычлы! Әниебез бүгенге көндә 4 оныкның яраткан әбисе, туганнарының нәсел җепләрен саклаучы якыны, авылдашлары өчен киңәшче һәм ярдәмче дә! Әнием — син өебезнең яме, ашыбызның тәме, рухыбызның ныклыгы. Синең киңәшләрең җанга — дәва, яшәүгә — дәрт бирә, киләчәккә ышаныч уята! Без сиңа гомеребез буе рәхмәтле!

Ясминә Шәмсетдинова


Туган авылым — Нормам!
(Җыр. Альфред Якшимбетов көе)
Маяк кебек Норма балкый 
Җиде юлның чатында.
Мари — Малмыж һәм Шәмәрдән 
Казан — Балтач юлында.

Кушымта:
Әй авылым, әй Нормам! 
Синдә генә бар җаныма 
Шифа һәм дәва табам.
Гомергә синдә калам!

Катаржан юллары үтә 
Чал тарихлы син, Норма!
Әй, туганым, ашкынып кайт 
Чит җирләрдә син торма!

Һәркөн саен манараңнан 
Яңгырый моңлы азан.
Балкып тора урамнарың
Әй, туган авылым, Нормам!

Ямьле Торна кырларында 
Уза Сабантуйлары.
Бил алыша, хезмәт куя
Уңган ир, батырларың.

Шифалы Әүлия чишмәсе,
Җир җиләкле Байгыл тугае,
Атлар коендырып үскән
Сагындым Морат дугаен.

(Фоадия Газизова,
декабрь, 2021ел)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев