Очрашу барышында милләтләр дуслыгы һәм мәдәни мирасны саклау мөһимлеге тагын бер кат ассызыкланды
Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында район сәнгать мәктәбе укытучысы Мөхәммәтова Гөлназ Фәридовна кунакта булды. Ул студентлар өчен «Городецкая роспись» буенча кызыклы һәм эчтәлекле мастер-класс уздырды.
Очрашу барышында яшьләр иң элек бу гаҗәеп һөнәрнең бай тарихы белән таныштылар, рәсемнәрнең төп элементлары һәм аларның символик мәгънәсе турында күп яңалык белделәр. Гөлназ Фәридовна традицион рус бизәкләренең үзенчәлекләрен, аларны башкару техникасын һәм буяулар сайлау серләрен ачыклады.
Теория өлешеннән соң студентлар практик эшкә тотындылар. Һәркем матур орнаментлар ясап карады, чәчәк сурәтен төшерде. Остаз һәр укучыга индивидуаль ярдәм күрсәтте, хаталарны төзәтү юлларын өйрәтте.
Мастер-класс нәтиҗәсендә катнашучылар халык сәнгате дөньясына чумдылар, иҗади сәләтләрен ачтылар һәм кыйммәтле сувенирлар ясап алдылар.
Нет комментариев