Аргамаклар очар коштай канатлана
25 июль көнне районыбызда «Аргамак» ат фестивале узды
Ат фестивалендә ат чабышы, бизәлгән атлар бәйгесе, аударыш уены, йөк күчерү һәм башка ярышлар булды. Җырчылардан танылган эстрада йолдызлары Илдар Әхмәтов, Зәринә Хәсәншина, Зөлфирә — Алмаз Мирзаяновлар һәм дә «Cәйдәш» бию ансамбле килгән иде.
Бәйрәмнең төп геройлары — атлар. Геройларның ниндиләре генә юк биредә: бизәлгәне дә, чабышкысы да, йөк ташый торганы да... Бу бәйрәмнең асылында бер яктан ярыш, узыш ятса да, икенче яктан караганда бу — тәрбия, гореф-гадәтләребезне искә төшерү ысулы да. Атларның дәрәҗәсен күтәреп, без милләтебезне саклыйбыз.
«Аргамак» ат спорты фестивале өчәрләп һәм аерым-аерым җиккән атлар парадыннан башланды. Фестивальдә катнашучыларга һәм дә килгән кунак-ларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин күтәренке кәеф, бәйрәмнең имин узуын теләп, ихлас сәламнәрен ирештерделәр. Мөхтәрәм җитәкчеләребез Балтач районында атчылык тармагын үстерүгә зур өлеш керткән бертөркем райондашларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Фестиваль программасы гаять тә эчтәлекле һәм бай төзелгән. Ат ярышларыннан кала, бизәлгән атлар бәйгесе, арбада йөк күчерү, сыер саву ярышы, хоббихорсинг кебек ат һәм аның хуҗасы белән бергә булган бәйгеләр күңелләргә хуш килде.
Эссегә дә түзем безнең атлар, кайларда гына булсалар да, татар халкына хас чыдам-түземлекне акларга тырышалар. «Аргамак» бәйрәмендә көннең кызулыгы яман иде, әмма без аңа гына бирешә торган халыкмы соң, атларыбыз да үзебез кебек, хәтта салкыннарда кызу, ярсу алар. Фестивальгә мәдәнияттә эшләүчеләребез төрле милләт киемнәреннән килгәннәр, һәр милләт өчен дә ат кадерле шул — ашатучы да, яшәтүче дә, данлаучы һәм җанга шифа бирүче дә ул. Буыннардан-буыннарга күчеп килгән бай мирасыбыз ул атлар, тояк тавышлары гына да күңелгә ашкынулы моң булып ята. Татар моңының, татар җырының чишмә башы, мөгаен, болыннарда утлап йөргән тайлар кешнәвенә, чабышкыларның тояк чыңына, сызгыра-сызгыра ат эчергэн егет-җиләннең күңел кылларына барып тоташадыр. Юкка гына, ат — ир кешенең юлдашы да, моңдашы да димәгәннәрдер.
Татарның гомере ат өстендә үткән: ат өстендә яу чапкан, күңел ачуларның да асыл бизәге булган. Ат чабышы, көрәш кебек үк, татарның милли хәзинәсе ул. Җыеннар, Сабантуйларның йөзен нәкъ менә алар билгеләгән. Атлар турында легендалар, дастаннар, җырлар халык күңелендә сакланып, безнең чорларга да килеп җиткән. Әле кем белә, дөньялар үзгәреп, атлар үзләренең мөһим урыннарына «кайтып» утырырга да мөмкиннәр, бензин юклык уйланырга барыбер дә мәҗбүр итте, атларны күпләп үрчетүнең файдасын күрмәгәек әле... Шуңа күрә атларның данын күтәрү урынлы.
«Cәйдәш» бию ансамбле кызлары-егетләре «Җиз кыңгырау моңнары» көенә дәртләнеп биеп алгачтын, мәйданга бизәлгән атлар үтте. Нинди матурлык, үзгә бер ямь! Районыбызда хәзер дә атларга игътибар зур. Күп кенә күмәк хуҗалыклар атлар тоталар, үрчетәләр. Менә шулай матур итеп бәйрәмнәргә киләләр.
Атлар мәйдан әйләнә, кыңгырау тавышлары күпләрне кабат яшьлегенә, үткәннәргә алып кайта, халкыбызның милли рухын яңарта.
Ат үрчетүдә лаеклы өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырыла. Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рәхмәте түбәндәге иптәшләргә белдерелде:
- Илдар Равил улы Фатыйхов — «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте зоотехнигы; Рәмис Госман улы Галимҗанов — «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыятенең ат караучысы;
- Рәсим Фоат улы, Гомәров — «Сосна» җәмгыятенең баш ветеринария табибы;
- Айдар Сөнгәтулла улы Әхмадуллин — «Сосна» җәмгыятенең баш зоотехнигы;
- Василий Анатольевич Кумаев — «Труд» җәмгыятенең баш зоотехнигы.
Намуслы хезмәтләре, атчылык белән шөгыльләнеп, аны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:
- Көек авылыннан Әхмәтхан Әхмәтша улы Гәрәев;
- Шубан авылыннан Рәсүл Хәниф улы Хәсбиуллин;
- Сырьядан Святослав Васильевич Корнилов.
Бизәлеш буенча ялгыз атлардан беренче урынны Тукай исемендәге җәмгыятьтән Илшат Касыймов, икенче урынны «Борнак» җәмгыятеннән Рамил Сибәгатов, өченче урынны «Алга» җәмгыятеннән Рәсүл Хәсбиуллин алды. Өч җигүле атлардан беренче урынга Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Фәннур Сәлахов, икенчедә — «Татарстан» җәмгыятеннән Азат Зарипов, өченчедә «Сосна» җәмгыятеннән Әмир Муллагалиев лаек булды. «Кызыл юл» җәмгыяте аты исә «Иң үзенчәлекле бизәлгән ат» номинациясе җиңүчесе булды.
Тормышыбызга әллә ничә ат көченә ия егәрлекле техникалар үтеп кермәсен, әлеге иптәшләр ат тәрбияләүдән туктамыйлар. Алар бүгенге көнебезнең күркәм шәхесләре. «Аргамак» бәйрәме дә шуңа ачык дәлил, бирегә күбрәк ат сөючеләр килгән.
Бәйрәм төрле ярышлар белән үрелеп барды, «Атны буйсындыр!», кабартылган ат костюмында ярыш, сыер саву ярышы, «Атны тот!» ярышы да кызыклы үтте.
Атны ярышка әзерләү ул бер айлык, хәтта бер еллык кына да эш түгел. Монда бик зур хезмәтләр сорала, ат асраган кеше моны белә. Ә атларга аларга ярыш кирәк. Ярышларны сизә ат йөрәге, — бәйге якынлашкан саен дөп-дөп тибә башлый. Тоякларыннан утлар чәчеп томырылып алга чабасы килә, старт бирелгәнче очар коштай канатлана бит алар. Атларның күңелен аңлаганнар моны белә, алар ярышларга даими йөри, даими катнаша. Ат күңелен аңлаган "Аргамак"лы Балтач, тагын бик күп ярышларга старт бирер әле.
«Аргамак»та җиңүче атлар һәм аларның җайдаклары
Жокей-ветераннар арасында узыш:
1 урын — Менделеевск шәһәреннән Виктор Леонтьевның «Командор Лео» кушаматлы аты (җайдагы — Виктор Леонтьев); 2 урын — Биектаудан Ленар Усмановның «Эталон Готли» кушаматлы аты (җайдагы — Ленар Усманов); 3 урын — «Труд» җәмгыятеннән «Адмирал» кушаматлы ат (җайдагы — Илнар Ибраһимов).
Чиста токымлы, хуҗалары Балтач районыннан булган өч һәм аннан олырак яшьтәге атлар:
1 урын — «Татарстан» җәмгыятеннән «Афина Клеопатра» кушаматлы ат (җайдагы — халыкара класслы жокей Магомет Капушев); 2 урын — «Сосна» җәмгыятеннән «Сакман» кушаматлы ат (җайдагы — Андрей Эшмурзин); 3 урын — «Тефия» кушаматлы (хуҗасы — Илшат Шакиров, җайдагы — Владимир Квасов).
Татарстанда туган өч һәм аннан өлкән яшьтәге чиста токымлы атлар:
1 урын — «Татарстан» җәмгыятеннән «Танаис» кушаматлы ат (җайдагы — Дмитрий Терентьев); 2 урын — «Бөрбаш» җәмгыятеннән Илсур Габдрахмановның «Шопен Шот» кушаматлы аты (җайдагы — Ислам Габдрахманов); 3 урын — Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән «Джаентс Троп» кушаматлы ат (җайдагы— Вилнур Гарифуллин).
Өч һәм аннан өлкән яшьтәге чиста токымлы атлар
1 урын — «Кызыл юл» җәмгыятеннән «Хьюстон Слю» кушаматлы ат ( җайдагы Дмитрий Терентьев); 2 урын — Арчадан Рәмзил Рәхмәтуллинның «Биг Кьюриэс» кушаматлы аты (җайдагы Вилнур Гарифуллин), 3 урын — Яр Чаллыдан Илназ Тимировның «Касыйм Хан» кушаматлы аты ( җайдагы Тимур Гафаров).
Ике яшьлек бияләр (2024 елда туган):
1 урын — «Алмаз Агросила» кооперативыннан Марат Җәлиловның «Мимоза» кушаматлы аты (Чиләбе шәһәре, җайдагы Михаил Костюшин); 2 урын — Айдар Әхияровның «Соло Дивизии» кушаматлы аты (җайдагы Тимур Гафаров); 3 урын — «Кызыл юл» җәмгыятеннән «Астория Максимус» кушаматлы ат (җайдагы Дмитрий Терентьев).
Ике яшьлек айгырлар (2024 елда туган):
1 урын — «Сорнай» җәмгыятеннән «Рэд Голд Классик» кушаматлы ат (җайдагы Рәнис Таҗетдинов); 2 урын — «Кама» җәмгыятеннән «Джайтс Тзе Гуд» кушаматлы ат (җайдагы Әхмәт Усманов); 3 урын — «Смәел» җәмгыятеннән «Тайхан» кушаматлы ат (җайдагы Михаил Костюшин).
Понилар: 1 урын — «Кызыл юл» җәмгыятеннән К. Махкамованың «Нюша» кушаматлы аты (җайдагы Мәликә Соломенкова); 2 урын — «Татарстан» җәмгыятеннән Роман Рухтинның «Глория» кушаматлы аты (җайдагы Аиша Вәлиева); 3 урын — Казандагы спорт мәктәбеннән «Иртыш» кушаматлы ат (җайдагы Максим Мадведев), 4 урын — Казандагы спорт мәктәбеннән «Линда» кушаматлы ат (җайдагы Кира Мусина).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев