Атка һәйкәл куярлык (хәтер-хатирә)
Эшнең авырлыгын тоймадык та, күңелләр күтәреңке иде.
«Әйдә, торыгыз, атлар килде», — диде кемдер берәү безнең тилмереп ятканны күреп, кыяр-кыймас кына. Йокыга китә алмаган күз кабаклары авырдан гына ачылып, китәргә кирәк икәнлеген аңлап йөрәк сикереп торгызды. Колхоз контурының коридор идәнендә ике кулны баш астына салып йоклаудан да рәхәт мизгелләр юктыр, мөгаен. Сәгать иртәңге өчтән йокыдан торып чыгып ат көтеп яткан савымчылар йөгереп чыгып ат арбасына кунакладылар. Иртә чыгып көтеп тормасан, соңга калсан, җәяү йөгерергә каласың. Ат сине озак көтеп тора алмый, унҗиде, унсигез сыерны кул белән сауганчы күп вакыт уза шул. Сөтне вакытында илтәсе дә бар, югыйсә, эсседә әчүе дә мөмкин. Соңга калып, җәяү барырга калсаң, барып җиткәнче кеше ярты сыерын сава. Кеше рәтенә җитешү өчен тырышып җаннар чыга, иптәшләр булышмаса. Бер-береңә булышырга туры килә. Үзеңнең дә соңга калуың бар бит.
Сабан туйларына хәтле җәйләүгә китә идек. Үләннәр бераз күтәрелгәч. Ул җәйнең иң гүзәл вакыты. Иртән атлар белән барганда, иртәңге тынлык, саф һава. Бер якта Күллек, Акман елгалары, икенче якта Бирге чишмә, Урта чишмә, Тирән елгалар, бару арасы болын уртасыннан, без ат арбасында дулкынланабыз. Шундагы таң табигатендә нинди генә кошлар сайрамый икән. Һәрберсенең тавышы үзгә. Чикерткәләр дә бу хозурлыкка куанып, үз шатлыклары белән чыйкылдап, сикерә-сикерә юллардан аркылы чыгалар. Бу үзе бер могҗиза. Без кызыл яр өстенә килеп җиткәч, күп көнне төңге көтүнең утарга кайтуы күренә инде безгә. Без барып җиткәндә инде алар тып-тыныч. Туенып кайтып, көйшәп ял итәләр, безне көтеп. Яшь вакытта сәламәт булып эшли алу үзе бер зур бәхет. Әзерләнеп сыер арасына төшсәк, кайбер ишле сөтлесе арттан йөри башлый, саварга куша. Башта аларга чират, югыйсә, ага башлый. Чиләк тулы көбекле сөтләребезне бидонга сөзеп салабыз, икешәр бидон да була, әле ул арта да, анысы сыерлардан тора инде. Җәйге муллыкта сөтләр ишле була. "Акман якка чыктык, сөтләр мул булыр«,- диләр иде көтүчеләр. Ул якның печәненең карап торуга ук яхшылыгы сизелә. Җиләкле, клеверлы, борчак печәннәре инде ул. Үзебезгә дип барсак та, күбрәк Акман якка барырга тырыштык. Завферма килә, учётчигы бар, һәр нәрсә тәртиптә. Бозаулату урыны бар, бозауларын үзебез карыйбыз. Җәйләүдә кичәләр ясап яткан вакытлар да булды инде.
Эшнең авырлыгын тоймадык та, күңелләр күтәреңке иде. Малларга печән чабып алып кайтып, төшкә салабыз. Үзебез утырып чәй кайнатып эчәбез, булганы белән. Бик мул вакыт түгел әле ул. Һәр савымнан соң атлар белән авылга кайтабыз. Ара өч чакрым тирәсе булыр. Йортның да була бит кирәге. Арба тартып китәбез печәнгә, кайда бар шуннан эзләнеп. Бар кеше дә ул вакытта кулдан әзерләде. Колхозныкы гына җитми. Йорт хайваннарының ишле вакыты. Һәр кешедә сыер, сарыгы һәм башкасы. Көтү кайтканын карап тору да бик рәхәт иде ул вакытта, баласы-чагасы әбәтен асып, янып, пешеп кайталар иде табигать кызуында. Без печәнгә барсак та иркенләп йөри алмадык. Саву вакытын авыштырып булмый. Юк печәнне җыйнап җиткезгәнче вакыт уза, атлар сине тагы көтеп тора. Ашый алмыйча да чыгып йөгергән вакытлар булды. Сүз уңаеннан: Без бер вакыт ат белән, алып кайту исәбе белән, хезмәттәшем белән сөйләшеп, Акман якка печәнгә киттек. Елга эчләреннән, җайсыз җирләрдән тырышып шактый мул печән җыйганбыз. Өзелгән җиләкне өзеп кабарга да бөгелмәдек, кичке савымга җитешергә кирәк, шул кызуландыра, җитмәсә көне дә эссе, авызлар кибә, телне әйләндереп тә булмый, эчәсе килә, сулар күтәреп йөри алмыйбыз, безнең вакыт кыска. Кичке эштән соң печәнгә барырга кирәк. Ферма аты белән барырбыз дип бер атчыны белештек. «Атны бирәм, үзем бара алмыйм, өйдә эшем бар», — диде. Без киттек икәү, дилбегә миндә, зур таза ат 222 дигән номеры да бар ботында, нәселле булса кирәк. Без барып төядек, ара ерак кайтасы бар бит печән дә артык күп, ике кешенеке. Су буе сикертмәле, су да чыгасы бар. Киттек Акман якка, басу, җир йомшак, үрләчтә көчкә урта юлга менеп җиттек. Ат көбеккә батты, менә куркабыз. Көбекләрен печән белән сөрттек, бераз тын алдырдык та кайтырга таба борылдык. Яшелчә бакчасы яны, Акман тавына килеп туктадык. Тау төшәсе бар, куркабыз, көн дә иңгерләнде, ике тол хатын, бер кеше дә күренми. Аллага тапшырдык, Аятел-Көрси укып, кузгалдык, мин ат башында, иптәшем яннан төшә. Гәүдәнең соңгы тир бөртекләре дә калмагандыр, чыгып беткәндер. Атның яхшылыгы: аякларын терәп, кызу да төшмәде, җайлап, аудармыйча, читкә каермыйча алып төшеп җиткезде. Икебез бер-беребезгә карап, еладык, тынсыз калдык. Менә атның игелеге, адәм акыллары бар икән. Ферма атлары белән гомер иттек. Кирәк-яракта шулар янына бардык. Бакчабызны тырмаладык, бәрәңге салдык, ердык, казыдык, алып кайттык. Хуҗалыкның, колхозның бөтен эшен ат алып барды. Ат хезмәте белән ничә еллар фермада нинди зур урыннарга күтәрелдек. Атлар белән бәрәңге басуында төннән-төнгә бәрәңге казыдылар. Сауган сөтне атлар белән май заводына хәтле, язгы суларда, күпер юк, асылмалы басмадан, берәм-берәм ташып, урнаштырып кайттылар. Ат хуҗасыз да йөрми. Нинди авыр хезмәт башкарган кешеләр ат хуҗалары. Безнең әттә атлы машинада ашлык суктырды. Бик күп еллар атлар белән эш итте, басуга уракка йөрделәр. Шактый ел ат карады дворда. Бер таен военкомат рөхсәте белән армияга алып киттеләр. Кара кучкыллы, елкылдап тора иде ул, Ак тәпи исемле. Минем үземне, беренче баламны алып кайтканда, декабрь аенда ат белән төшерделәр Чепьяга. Көз җиткәч кенә җәйләүдән фермага кайтабыз. Чиләкләрне, бидоннарны, бозауларыбызны атларга төяп, дөбер-шатыр кайтып керәбез. Кышкы эш кабатлана, бетмәс-төкәнмәс эшләр башлана. Бик күп еллар ат хезмәтендә тукландык, игелекләндек. Шунысы кызганыч, бездә хуҗалыкта атлар бетте инде. Ат эзләре, чана юллары эзләре юк. Бар нәрсә механикалаштырылды, алга китеш булса да, ат беткәч күңелдә җәрәхәт ята. Мөмкинлек булса, һәйкәл янына ат сынын да бастырып куяр идем.
Быел ат елы, аттай көчле булып, сәламәтлек, тынычлык белән, яхшы хуҗаларыбыз җитәкчелегендә, уңган хезмәтчеләр белән югары дәрәҗәгә ирешергә язсын. Басуларыбызда, фермаларыбызда мул уңыш, сыйфатлы сөт, ит, май җитештереп югары урыннарны яуларга язсын. Илдә авырлык килгән гаиләләргә сабырлык бирсен, мохтаҗлык күреп яшәмәсен, ярдәмләшеп яшәргә насыйп булсын. Яу кырындагыларга җинеп, исән-имин кайтырга, Ходай ярдәменнән ташламасын, Амин.
Гафиятуллина Рауза. Нөнәгәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев