Авыл йөрәге – ПОЧТА
Замана белән бергә үзгәргән эшләренә зарланмый алар, эшебезне яратабыз, участогыбыздагы кешеләр безне хөрмәт иткән кебек, без дә аларны якын күрәбез, дип сөенеп эшлиләр.
Авыл халкы, бигрәк тә өлкән буын кешеләре өчен почта бүлегендә эшләүчеләр, өйдән-өйгә йөреп пенсия, пособие бирүчеләр, вакытлы матбугатны алып килеп торучы почта таратучылар якын кешегә әйләнәләр. Авылда яшәүчеләрнең нинди газета-журнал укырга яратуларын да, аларга кайчан ташламалы вакыт булганын да, үзе почта тараткан урамнарда яшәүчеләрнең нинди чәй яратканнарына кадәр дә белә почта таратучы, чөнки бүгенге көндә инде алар вакытлы матбугат, пенсия өләшүче генә түгел, ә күптөрле товарлар сатучылар да. Бүгенге язмабыз геройлары Чепья авылының почта таратучылары. Замана белән бергә үзгәргән эшләренә зарланмый алар, эшебезне яратабыз, участогыбыздагы кешеләр безне хөрмәт иткән кебек, без дә аларны якын күрәбез, дип сөенеп эшлиләр.
Чепья почта бүлекчәсенең эшчәнлеге белән танышырга барган көнне минем арттан ук бүлекчә янына почта машинасы килеп туктады. Шофер сигнал биреп алуга почтада эшләүчеләр килгән товарлар һәм газета-журналларны кабул итәргә чыктылар. Коробка-коробка әйберләрне ташып бетергәннән соң һәркайсын тиз генә урнаштырып, вакытлы матбугатны һәрбер почта таратучыга бүлгәләп чыктылар. — Бүген эшебез күп әле, пенсия килде. Хәзер менә газеталарны билгеләп язып куябыз да, почта таратырга чыгып китәбез. Пенсия киләсе көнне кечкенә балаларга кадәр белә. Пенсия апа килде дип май кояшы кебек балкып каршы ала инде алар безне, дип сүзен башлады Сиринә ханым. — Минем почтада эшли башлавыма әле биш кенә ел, аңарчы кибетче булып эшләдем. Мин Чепьяның күпереннән алып, Иске Чепья ягына таба бөтен урамнарга да почта таратам. Участогымда күбрәк өлкәннәр яши. Алар эшемне аңлап, гел ярдәм итеп торалар. Газета-журналларга ташламалы язылу вакытында һәрберсенә искәртеп чыгам, алар исә кулай мөмкинлектән сөенеп файдаланалар. Авылыбыз гел зурая. Яңа йортлар салынып тора, буш йортларга да читтән кешеләр күченеп килә. Төрле милләт кешеләре белән эшлибез, алай да һәрберсе белән уртак телне тиз табабыз, шөкер. Һава торышы нинди генә булуга карамастан, эшебезне көннекен-көнгә башкарып барырга тырышабыз, чөнки кеше көтә бит. Башта әле суыткычлар, туңдыргычлар, телевизорлар да сата идек. Авыл халкы бик яратып алган иде аларны. Сыйфаты да бик шәп диләр иде. Хәзер инде андый әйберләр сатмыйбыз. Үземнең участогымда яшәүче һәркемгә зур рәхмәт әйтәсем килә, бик яхшы алар минем, — ди Сиринә ханым. Әлбәттә, үзең яхшы булганда гына кешеләр дә сиңа тартыла, синең елмаюыңа елмаю белән җавап бирәләр. Чепьяның икенче участогында эшләүче Галина Лукина да шундый ачык күңелле кеше. Аның да почта таратучы булып эшли башлавына әле ике генә ел. — Участогымда яшәүчеләр вакытлы матбугатка бик теләп язылалар. Өлкән буын кешеләре газета алса, урта буын журналларга өстенлек бирә, балалар матбугатына да теләп язылалар. Шулай да газеталарны күбрәк алалар. Бигрәк тә "Хезмәт"не һәм "Азьлане"ны яраталар. Район хәлләрен шуннан белеп торабыз дип алдыралар. Кеше хәзер кайчан язылу чоры булачагын да белеп тора, шул вакыт җитәрәк шалтырата, яза башлыйлар нинди вакытлы матбугатка языласыларын әйтеп, ди әңгәмәдәшем.
Пенсия, пособие, коммуналь түләүләрне алу, кешегә кирәкле продукция һәм көнкүреш товарларын өйләренә кадәр китереп бирү — болар барысы да почта таратучыларның вазыйфасына кергән. Галина ханым бигрәк тә сыек май, чәй сорыйлар, ди. Икенче урында итле продукция, томаттагы консерва тора икән. Әгәр, алар сораган товар почтада юк икән, кибеттән алып та кертеп бирәм, өлкәннәрне хөрмәт итеп, кайгыртам шулай, киләчәктә үзебез дә алар кебек буласы бит, ди ул. Әйе, алар өлкән буын кешеләре өчен почта таратучы гына түгел, психолог ролен дә үтиләр. Көннәр буе өйдә торган өлкәннәр алар белән һәрбер шатлыгын да, борчуын да уртак-лаша. Авырткан җирләре буенча да зарланып алалар. Ә инде почта таратучылар аларны ихластан тыңлап, тынычландырып, киңәшләрен бирәләр. Мин үз эшемне бик яратам, халык белән аралашу, аларга ничектер ярдәм итә алу күңел рәхәтлеге бирә. Үзләре йомшак һәм тәмле телле булгангадыр Чепья халкы почтальоннарыннан бик канәгать. Илүзәбез дә эшләп кенә тора күрсен, бик яраттык без аны дип тә ассызык-лыйлар. Илүзә Зарипова ул Чепья почта бүлекчәсе җитәкчесе. Сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә ял итсәләр, калган бөтен көндә дә эшлиләр, почтага керүчеләргә хезмәт күрсәтәләр. Вакытлы матбугатка да яздыралар, салымнарны түләргә дә ярдәм итәләр, коммуналь түләүләрне дә чутлап алалар, посылка, хатларны җибәрәләр, килгәннәрен тапшыралар, иминиятләштерү эшен дә башкаралар һәм башкасы. Болардан тыш әле алар почтага килә торган бөтен төр продукция һәм товаларны да саталар. Киштәләр бик бай, тулы, нәрсә кирәк булса, шул бар. Бернинди түләве булмаган кеше дә сатыла торган товарларны алырга дип кенә дә керә икән. Язгы чорда орлыклар, севок кайткан чорда почта бигрәк тә кайнап ала, чөнки сыйфаты бик шәп дип бер алып караган кеше елның-елында ала. Моннан ике ел элек капиталь ремонт кичергән бина якты, матур. Эшләүчеләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Товарлар сак-ланышын тәэмин итә торган бөтен җиһазлар да бар. Әле быелдан Вайлдберриз белән дә хезмәттәшлек итә башлаганнар. Гомумән алып әйткәндә, заманага яраклашып, кушылган йөкләмәләрне, куелган планнарны үтәп, эшләреннән зарланмыйча хезмәт иткән көннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев