Авылга кайтсаң, 1 миллион бирәләр. Сүз кайсы программа турында?
Республикада илкүләм проект буенча «Земский тренер» программасын эшләтеп җибәрәчәкләр
Август аенда Россия хөкүмәте карары белән «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы яңа юнәлеш – «Земский тренер» программасы белән тулыландырылды, дип яза «Шәһри Казан».
Программаның максаты – авыл җирендә һәм 50 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләрдә эшләү өчен спорт өлкәсенә квалификацияле белгечләр җәлеп итү, спорт инфраструктурасын үстерү, кадрлар потенциалын ныгыту һәм халыкка спорттан файдалану мөмкинлекләрен арттыру.
Татарстанда әлеге программа 2026 елдан эшли башлаячак, дип хәбәр итә республиканың спорт министрлыгы матбугат үзәге. Аның нигезендә югары яки урта һөнәри белемле тренер-укытучылар һәм инструктор-методистлар физик культура һәм спорт оешмасы белән тулы ставкага хезмәт килешүе төзергә һәм яңа урында кимендә биш ел эшләргә тиеш булалар. Авыл җиренә һәм кече шәһәрләргә эшкә килгән белгечләргә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк. Татарстанда программаны гамәлгә ашыруга 2026 елга барлыгы 42 миллион сум акча бүленгән.
«Земский тренер» программасын эшләтеп җибәрү спорт өлкәсендә кадрлар кытлыгын хәл итү белән бәйле. Россия Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген әлеге тармакка 2 967 белгеч җитми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев