Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Байлар Сәрдегәнендә шаулап-гөрләп тау бәйрәме узды (+ бик күп фото)

Һәркем яратып көтеп ала торган әлеге бәйрәм тагын озак еллар Сәрдегән тау битен кыздырып торса иде

Бүген Бөрбаш Сәрдегәне авылында бик күңелле итеп Тау бәйрәме узды. Анда олысы-кечесе тау шуып, төрле кызыклы уеннарда катнашып, кайнар чәй һәм тәмле коймактан авыз итеп, Яңа елга шаулап-гөрләп килеп керделәр.

Бәйрәмнең төп оештыручысы Фәргать Нәҗипов ассызыклап узуынча, бәйрәм авыл халкының тырышлыгы белән уза. Чөнки бу чараны оештыруда берәүдә читтә калмый диярлек.

Яңа ел каникуллары булганлыктан, бу бәйрәм чарасында балалар да күп, кунакка кайтучылар да байтак. Һәркем яратып көтеп ала торган әлеге бәйрәм тагын озак еллар Сәрдегән тау битен кыздырып торса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев