Бәйрәм белән сине, әнием!
Түнтәр урта мәктәбе укучылары яза
Дөньядагы иң яхшы әни – ул минем әнием. Аның исеме – Лилия, ул үзе дә чәчәк кебек матур. Әнинең пешергән ашлары да бик тәмле, ул мине дә ризык әзерләргә өйрәтә. Ял көннәрендә без бергәләп таба ризыклары пешерәбез. Минем дә киләчәктә әнием кебек матур һәм яхшы әни буласым килә.
Айзилә Салихҗанова
* * *
Мин әниемне бик яратам. Бу дөньяда аннан да якын, аннан да кадерле кеше юк. Әни мине һәрчак аңлый һәм без аның белән бик дуслар. Ул миңа үзенең дөрес киңәшләрен биреп, һәрчак кеше булып кал улым, дип өйрәтә. Әнием, мин беркайчан да синең йөзеңә кызыллык китермәм, һәрчак синең ныклы таянычың булырмын. Бәйрәм белән сине, әнием. Мин әнием Фәридәнең бик озак яшәвен һәм бәхетле булуын телим.
Динислам Якупов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев