Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балалар – тормышыбыз чәчкәләре

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты - балаларның, бигрәк тә әти-әни назыннан мәхрүм калган һәм имин булмаган гаиләләрдә яшәргә мәҗбүр булганнарның проблемаларына игътибарны юнәлтү.

Бу көнне оештыручылар балаларның күңелен күрү өчен кулдан килгән һәммә нәрсә дә эшләргә, шуның өстенә өлкәннәргә алардан башка беркемдә балаларга ярдәм итә алмаганлыгын төшендерергә тырышалар.

Әмма балаларга бәйрәм генә җитә микән соң? Бәлкем алар күбрәк безгә, гаилә җылысына мохтаҗдыр?...

Гаилә - ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Һәр җәмгыятнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр. Гаилә тормышы - һәрберебез өчен очсыз- кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.

Гаиләне балаларсыз күз алдына китереп булмый. Алар безнең тормышыбыз бизәкләре, гомер чәчкәләре. Балаларны яратырга кирәк. Үзебезнекеләрне генә түгел, башка балаларны да. Ятимнәрне дә, авыруларны да, гарипләрне дә, талантлыларны да, талантсызларны да...
Балаларыбызга күп тә кирәкми бит, югыйсә. Әти-әниле булсалар, үзләренең җы¬лы, якты өйләрендә яшәсәләр, сау-сәламәт үссәләр, өс-башлары бөтен, тамаклары тук булса, тиешле белемне алсалар, уйнасалар-көлсәләр, шул җитә бит аларга. Иң мөһиме: һәр бала әти -әнисе кочагында үссен, һәр сабый үз бәхете белән тусын һәм олылар тарафыннан бу бәхет буылмасын иде! Киресенчә, өлкәннәр тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту, ярату, аңлау, җылылык, наз булсын. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, сәләтен ача алсын, мавыктыргыч, кызыклы, файдалы шөгыль тапсын! Тәрбия ялгышларны гафу итми. Ялгышмасак иде. Югалтмаска иде бу дөньяга "Яшәргә килдем!" - дип, тәүге авазын салган гөнаһсыз сабыйларыбызны! Саклыйк, яклыйк аларны! Әйдәгез, яклыйк без аларны. Шәфкатьсезлектән, усаллыктан, битарафлыктан, ачлыктан, хәерчелектән, өметсезлектән саклыйк! Без якламасак, кем¬нәр яклар соң аларны?!

Әти-әниләр өчен берничә мөһим киңәшләрне бирәсе килә:
1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аның дөньяга килүенә сәбәп булдыгыз, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешенең тууына сәбәп булачак.
3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
4. Бала - Аллаһ биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала - иң зур шатлык.
6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.
Һәрбер әти-әнигә әйтәсе килгән иң төп сүзем шул: балаларыбызны 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә генә түгел, һәрдаим, һәрвакыт яратып яшик!
Гөлшат Сәләхова,
халыкка социаль ярдәм күрсәтү
"Наз" үзәге социаль педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250