Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балалы гаиләләр өчен җәй көне трассалар буенча йөрүгә ташлама кертергә тәкъдим иттеләр

Ташлама балалы гаиләләргә кагыла, һәм ул июньнән августка кадәр гамәлдә булачак

Дәүләт Думасында түләүле юллар буенча курорт төбәкләренә баруга 30 процент күләмендә ташлама кертергә тәкъдим иттеләр. Ташлама балалы гаиләләргә кагыла, һәм ул июньнән августка кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта ТАСС яза.

Инициаторлар сүзләренчә, автотуризм — Россиядә эчке туризм үсешенең төп факторларының берсе. Шул ук вакытта түләүле федераль трассалар буенча йөрү бәясе даими үсә, шуның аркасында балалы гаиләләр өчен сәяхәтнең мондый ысулы куркыныч астында тора. Авторлар билгеләп үткәнчә, төп Көньяк маршрут — М-4 «Дон» трассасы буенча бер якка бару 5,6 мең сум тора. Бу 2022 елда юл йөрү бәясеннән ике тапкырга күбрәк.

Шуңа бәйле рәвештә парламентарийлар җәй көне бер һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен М-4 «Дон» һәм А-289 «Краснодар — Кырым күпере» трассалары буенча йөрүгә 30 процент ташлама бирүне максатка ярашлы дип саный.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев