Балтач балаларына бүләк ясадылар. Кемнәр?
Әлеге көн балаларның күңелендә тәэсирләр һәм якты вакыйгалар белән тулы бәйрәм буларак исләрендә калыр дип өметләнәбез
Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Татарстан Республикасының «Наз» Казан хәйрия фонды ярдәмендә районыбызның 19 баласы Казан шәһәрендәге «Замбези елгасы» зоопаркына бушлай сәяхәт кылды.
Зоопаркта булганнан соң барлык катнашучылар өчен «Корстон»дагы «Кайнар» кафеда туклану оештырылды, анда балаларны туклыклы, тәмле, комплекслы төшке аш белән сыйландылар.
Әлеге көн балаларның күңелендә тәэсирләр һәм якты вакыйгалар белән тулы бәйрәм буларак исләрендә калыр дип өметләнәбез.
Шул ук көнне махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучыларның һәм эштән азат ителгән Балтач районы ветераннарының гаиләләренә Казандагы «Замбези елгасы» зоопаркына һәм океанариумга бушлай экскурсия оештырылды.
«Наз» хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Фердобай кызы Сәйфетдиновага, океанариум директоры Тимур Викторович Газизовка, зоопарк директоры Сергей Владимирович Павловка балаларга күңелле ял минутлары бүләк иткән өчен, «Кайнар» кафе хуҗасы Рөстәм Радикович Гыйниятуллинга бушлай һәм тәмле төшке аш өчен, транспорт һәм ягулык белән ярдәм иткән шәхси эшмәкәр Рафил Рафаэль улы Габдрахмановка, сәфәрне оештыруда ярдәм иткән өчен «Наз» үзәге хезмәткәрләренә ихластан рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев