Бу чорда Нариман урамында ике яклы хәрәкәт оештырылачак
26 декабрь көнне Балтач бистәсендә үзәк чыршы ачу тантанасы узачак. Шул уңайдан, иртәнге 07:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Балтач бистәсенең түбәндәге юл участоклары вакытлыча ябылачак:
Космонавтлар һәм Ленин урамнары киселеше;
Чехов һәм Ленин урамнары киселеше;
Гарифуллин һәм Ленин урамнары киселеше;
Такташ һәм Ленин урамнары киселеше;
Школьная һәм Ленин урамнары киселеше;
Советская һәм Ленин урамнары киселеше;
Нариман һәм Чехов урамнары киселеше.
Бу чорда Нариман урамында ике яклы хәрәкәт оештырылачак.
Нет комментариев