Балтач газчылары быел да Яңа елга сыннар патшалыгы булдырды. Афәрин!
Җәмгыять

Балтач газчылары быел да Яңа елга сыннар патшалыгы булдырды. Афәрин!

Биредә ниләр генә юк, Кыш бабай, Кар Кызы, «Шалкан» әкияте персонажлары, әби-бабай, зәңгәр трактор, Убырлы карчык, гигант атка кадәр бар. Афәрин, газчылар!

«Балтач газы» идарәсе хезмәткәрләре ел саен Яңа ел бәйрәменә үз территорияләрен бизәү буенча ныклы әзерлек белән килә.

Идарә каршында быел да сыннар патшалыгы хасил булды.

Биредә ниләр генә юк, Кыш бабай, Кар Кызы, "Шалкан" әкияте персонажлары, әби-бабай, зәңгәр трактор, Убырлы карчык, гигант атка кадәр бар. Афәрин, газчылар!

Килегез, күрегез, истәлеккә фотоларга төшегез. Бәйрәмнәрне күңелле үткәргез, хөрмәтле райондашлар!

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев