Балтач яшьләре матур традицияне яңартты
Районыбызның гаилә коручы яшь парлары Батырлар аллеясында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар
Балтачыбызда сугыштан соңгы елларда гаилә коручы яшьләр арасында һәйкәлләргә чәчәк салу кебек бик матур һәм әһәмиятле гадәт яшәп килә иде. Бу күренеш Ватанны сөюне, Ватан өчен гомерләрен аямаган райондашларыбыз һәм тыныч тормыш өчен көрәшкән әби-бабаларыбызны хөрмәтләүне символлаштыра. Һичшиксез, үз тарихын белгән, өлкән буынны хөрмәтләгән, иленә мәхәббәт белән караган гаиләләрнең балалары да ватанпәрвәр булып үсә.
Кызганыч, соңгы еллар бу гадәт онытыла башлаган иде. Балтач яшьләре онытыла башлаган әлеге матур традицияне кабат яңартып, Батырлар аллеясында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр сала башлады. Әлеге гамәлнең Бөек Җиңүгә 80 ел һәм Ватанны саклаучылар елында кабат башлангыч алуы бик мөһим күренеш.
23 нче февраль — Ватанны саклаучылар көне алдыннан районыбызның гаилә коручы яшь парлары — Алинә һәм Рамил Мөхәммәтгалиевлар, Гөлинә һәм Рәдис Сабитовлар, соңгы елларда онытыла башлаган бу матур традицияне яңартып, Батырлар аллеясында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Гаилә коручы яшьләр арасында һәйкәлләргә чәчәк салу — бу чыннан да бик матур күренеш! Бу традиция яшь буынның тарихка, Ватанга һәм өлкән буынга хөрмәтен күрсәтә. Чәчәкләр салу — ул гади генә гамәл, ләкин аның артында тирән мәгънә ята: ул безнең тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән кешеләрне искә алу һәм аларга рәхмәт белдерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев