Балтач командасы «2025 елның иң яхшы хәрби машина йөртүчесе» конкурсында өченче урынга лаек булды
Ярышта Балтач автомәктәбен Гарифҗанов Рәмис һәм Егоров Денис тәкъдим итте
Әлмәт шәһәрендә хәрби-учет белгечлекләре буенча әзерлек узучы хәрби хезмәткә кадәрге яшьләр өчен ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы хәрби машина йөртүче» һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер»республика конкурсы узды.
Ярышта Балтач автомәктәбен Гарифҗанов Рәмис һәм Егоров Денис тәкъдим итте.
Катнашучылар өч этапта үзара көч сынашты. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, аннары — автомобиль төзелеше, ә кульминация практик йөртү булды. Катнашучылар шулай ук ГТО нормативлары да тапшырды. Егетләр турникта тартылды, граната ыргытты, пневматик коралдан атты, шулай ук автоматны тиз сүтә һәм җыя белүләрен күрсәтте.
Нәтиҗәдә, Гарифҗанов Рәмис «Хезмәткә һәм оборонага әзер» конкурсында – икенче, «Иң яхшы хәрби машина йөртүче-2025» конкурсында өченче урын яулады. Гомуми нәтиҗәлә буенча Балтач командасы «2025 елның иң яхшы хәрби машина йөртүчесе» конкурсында өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев