Балтач районы башлыгы өлкәннәргә рәхмәт белдерде. Ни өчен?
Районыбыз йолдызлары исә ветераннарны иң матур чыгышлары белән куандырды
Бүген ветераннар өчен район буенча экскурсия үткәрелде. Ул өлкәннәрне соңгы елда районыбызда төзелгән социаль объектлар белән якыннанрак таныштыру максатыннан оештырылды.
Экскурсия «Балтач» кафесында мул сыйлы табыннар артында дәвам итте. Район башлыгы Рамил Нотфуллин өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, район өчен куйган хезмәтләренә рәхмәт белдереп, бәхетле, имин картлык теләде.
Районыбыз йолдызлары исә ветераннарны иң матур чыгышлары белән куандырды.
«Бу сәяхәтне ел саен көтеп алам. Ел саен бик күп район яңалыгы белән танышабыз. Балтачыбызның төзеклегенә, елдан-ел матурлануына ихластан куанабыз. Таныш йөзләрне күргәч, күңелебез белән үзебез эшләгән елларга кайтып килгәндәй булдык. Мондый очрашуны һәм экскурсияне оештырган җитәкчеләргә рәхмәт», диде заманында укытучы булган, авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фәрит Абдрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев