Марат һәм Язгөл барысына да игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр
Балтач районының ЗАГС бүлегендә бала туу турындагы актның 100 язмасы теркәлде. Марат һәм Язгөл Гобәйдуллиннар гаиләсендә өченче бала — нәни Диана туды. Хәзер аларның гаиләсе рәсми рәвештә күп балалы гаилә булды.
Диана 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнендә дөньяга килә. Гаилә башлыгы Марат махсус хәрби операциядә, шуңа күрә бу гаиләгә игътибар аеруча кадерле һәм мөһим.
Ата-аналарны котларга башкарма комитетның оештыру бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев, социаль яклау башлыгы Алсу Гатиятуллина, - "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Һадиева, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Дилүс Гатиятуллин килгән иде.
Җылы сүзләр һәм ихлас теләкләр яңгырады, ә гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Марат һәм Язгөл барысына да игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев