Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «бәйрәмнең өч төсе»дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрделәр (фото)
22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
22 август көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «бәйрәмнең өч төсе»дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрделәр. Китапханәчеләр өчколор футболкаларында Россиянең дәүләт символлары белән таныштырдылар, ил турында сөйләштеләр, балалар Россия флагы барлыкка килү тарихы һәм безнең дәүләт өчен аның әһәмияте турында белделәр. Танып-белү программасы барышында алынган белемнәрне ныгыту өчен коллаж төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев