Уеннар, җыр-бию, тапкыр сүзләр — барысы да чарада матур мизгелләр булып үрелеп барды
Мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге уңаеннан, Балтач үзәк китапханәсендә узган «Аулак өй»дә «Фикердәш» клубы вәкилләре катнашты.
Әби-бабаларыбыздан тере тарих булып безнең көннәргә хәтле килгән: уеннар, җыр-бию, тапкыр сүзләр — болар барысы да чарада матур мизгелләр булып үрелеп барды. Әлеге якты хатирәләр һәркайсы да алдагы очрашуларга кадәр йөрәкләрне җылытып торсын иде.
Нет комментариев