Балтач халкы лаеклы кандидатка тавыш бирә
1090нчы сайлау участогында 1270 сайлаучы исәпләнә
Балтачлылар киләчәкләрнең мул, бәрәкәтле булуына зур ышаныч белән сайлауларда елның-елында актив катнаша.
1090нчы сайлау участогында 1270 сайлаучы исәпләнә.
- Сайлаулар элек-электән безнең өчен мөһим көн. Районыбыз патриоты буларак сайлаулардан бер вакытта да катнашмый калганым юк. Барлык райондашларым да минем кебек Татарстаныбыз белән үз эшен белгән, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан рәис җитәкчелек итсен дигән максатлар белән килгәндер, дип уйлыйм. Үзебезнең җирлектән сайланачак, без ышанып тавыш биргән кандидатлар да район, аның халкы өчен хезмәт күрсәтерләр дигән ышанычта калабыз, - ди Рәсүл Фәйзрахманов.
Сайлаулар барышы турында күзәтүче Фәнзия Төхвәтуллинаның да фикерләрен белдек.
- Безнең 1090нчы сайлау участогында сайлаулар һәрдаим тыныч уза. Быелгы сайлаулар да шулай булыр дип ышанам, - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев