Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтач бистәсендә яшәүче Нотфуллиннар гаиләсе Бриллиант туйларын билгеләп үтте (фото)

1 октябрь, Халыкара өлкәннәр көнендә Балтач бистәсендә иңгә-иң куеп, тигез парлы гомер итүче Мәүлиха һәм Рашит Нотфуллиннарның тормыш корып яши башлауларына 60 ел булды.

Нотфуллиннар гаиләсенең тормыш юлы бик күпләргә үрнәк булырлык. Алар үткән данлы хезмәт юлы, фидакарь тырышлык, районыбыз тарихына керткән өлешләре үзе үк мәртәбә.

Гаилә башлыгы Рашит Нотфуллин Салавыч Сәрдегәне егете, Ә Мәүлиха апа Иске Салавычтан. Алар аулак өйдә танышалар. Егет-кыз булып очраша башлаганда гына Рашит абый Казанга ФЗӨгә укырга китеп бара, ә аннан соң 4 ел армия хезмәте. 1950-1954 елларда Ерак Көнчыгышта Тын океан флотында хезмәт итәргә туры килә аңа. Мәүлиха апа аны озатып көтеп ала. Көзен яшьләр кавышалар. Бер-бер артлы 3 кыз - Миләүшә, Кадрия, Гөлнур, аннары 3 ир балалары - Рамил, Габделнур, Алмаз туа.

- Балаларыбызның барысына да югары белем бирә алдым. Бу минем иң зур сөенечем һәм горурлыгым. Алар өчен бик күп тырыштым, - ди гаилә башлыгы Рашит әфәнде.

Рашит абый Нотфуллин 33 ел районда "Госстрах" җитәкчесе булып хезмәт куя. Мәүлиха апа башта сөт җыю эшендә, ә аннан соң учетчица булып эшли. Алар икесе дә мактаулы хезмәт ветераннары.

Юбилярлар бүгенге көндә районыбызның мөхтәрәм кешеләре. Аларның балалары да бүгенге көндә районыбызның җаваплы урыннарда хезмәт куялар.

Мәүлиха һәм Рашит Нотфуллинар балаларының, кияү-киленнәренең һәм 13 онык белән 8 оныкчыкларының кадер-хөрмәтен күреп, бүгенге тормышка канәгать булып гомер итәләр.

Тормыш баскычларын бергә үтеп, авыр минутларда бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, җан җылысы тоеп 60 ел гомер итүче юбилярларыбызга исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер, иминлек теләп калабыз. Юбилярларны Бриллиант туйлары белән районың ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, районның ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова тәбрикләп, ихлас теләкләрен ирештерделәр, истәлек бүләкләрен тапшырдылар. Нотфуллинар гаиләсе "бергә - гомергә" дип, районның "Алтын туйлар китабы"на имзаларын куйдылар.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250