Балтачлылар VII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаша (фото)
4 августта Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы башланды.
Делегетлар арасында безнең районнан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Җәмил Мәрданов, Рафил Шәфигуллин, Дилә Гарипова һәм каләмдәшебез, Яңа Салавыч авылы кызы Ландын Гарифуллина да бар. Без исә инде форумда берничә ел рәттән катнашучы Ландыш Гарифуллина белән телефон аша элемтәгә чыктык.
- Дүрт көнлек форум барышында татар теле, татар милләтенә кагылышлы фикер алышулар, бер-берең белән танышу, төрле секцияләрдә тәҗрибә уртаклашу каралган. Кичләрен концертлар, төрле күңел ачу чаралары үтә. Шимбә көнне Арчада шәһәр бәйрәмендә катнашу көтелә, Кырлайга сәяхәт ясаячакбыз. Якшәмбе исә Болгар шәһәренә, Казанда Печән базарына барачакбыз, - ди Ландыш.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев